tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Президент Татар конгрессы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды
Президент Татар конгрессы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Президент Татар конгрессы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Кичә, 29 август көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Бөтендөнья татар конгрессының хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Милләт Җыены”ның пленар утырышы азагында узды.

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел медале белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров бүләкләнде.

Татартстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Данис Шакиров лаек булды.

Казан Кирмәнендә исә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Биредә «Фидакяр хезмәте өчен» Татарстан Республикасы медале белән Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева бүләкләнде.

Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*