tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Президент укыган иң яхшы китап
Президент укыган иң яхшы китап

Президент укыган иң яхшы китап

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram аккаунтында «Татар дөньясы» китабы чыгу турында хәбәр итте.

«Татар халкы турында „Татар дөньясы“ дигән уникаль китап чыкты. Иң яхшы китап. Халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәни җәүһәрләре анда чагылыш тапкан!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Китап Татар әдәбияты үзәге сайтында ирекле сатуда, дип өстәгән Президент.

Алдарак «Татар-информ» китапка тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр кергәнен, әмма материалның гади һәм кызыклы итеп бирелүен язган иде. Басмада бик күп рәсемнәр, картографик материаллар, уникаль документларны һәм вакыйгаларны сурәтләгән репродукцияләр һәм фотографияләр урын алган.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*