tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Президентлыкка дәгъва кылучыларның татар телен белү мәсьәләсе шик уята”
“Президентлыкка дәгъва кылучыларның татар телен белү мәсьәләсе шик уята”

“Президентлыкка дәгъва кылучыларның татар телен белү мәсьәләсе шик уята”

Кичә ТР Дәүләт Советы депутатларының 11 нче утырышында парламент вәкиле Ркаил Зәйдулла Президентка кандидатлар һәм аларның татар телен белү мәсьәләсен күтәрде.

-Безне көз көне җаваплы чор көтә. 13 сентябрь — Президент сайлаулары. Анда безнең хәзерге Президенттан кала тагын берничә кеше ул югары урынга дәгъва итә. Ләкин ул дәгъвачыларның татар телен белү мәсьәләсе шик уята. Белгәнегезчә, безнең Конституциянең 91 нче маддәсендә акка кара белән ике дәүләт телен дә белергә (Татарстан Президентына кагылышлы таләпләр хакында сүз бара — авт.) дип язылган. Язуы язылган, механизмнары юк. Кандидатлар берсе мин ипи-тозлык беләм, ди. Икенчесе Фәрит Мөхәммәтшин соң гына татарча өйрәнде, мин дә аның кебек үк даһи, ди. Бу сүзләр өмет уята, әлбәттә. Ләкин даһилар, кызганычка каршы бик сирәк була бит. Сүзгә генә ышанып, белмәгән килеш белдем ди. Ул ачыктан-ачык алдый дигән сүз, халык аңардан нәрсә көтәргә тиеш?

Кичә безнең ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышы булды. Анда Камил Ногаев (ТР парламенты депутаты — авт.) бик эчтәлекле чыгыш ясады. Ул үзебездән башларга кирәк, ди. Депутатлар арасында яртысыннан күбрәге татар телен белә бит. Бу югары мөнбәрдән ешрак татар теле ишетелергә тиеш, дип уйлыйм мин.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү уңаеннан, бездә дә үзгәрешләр булачак. Шуңа да үзебезнең Төп законның 8 нче яисә 91 нче маддәсенә республикада дәүләт төзүче халыкның теле дип татар телен беркетергә кирәк, – дигән фикердә Ркаил Зәйдулла.

Лилия ЛОКМАНОВА
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*