tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Приморье краенда утызынчы тапкыр Сабан туе булды
Приморье краенда утызынчы тапкыр Сабан туе булды

Приморье краенда утызынчы тапкыр Сабан туе булды

18 июньдә Приморье крае «Туган ил» татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы утызынчы Сабан туен үткәрде.

Чара Приморье краеның Артём шәһәре күмерчеләренең мәдәният һәм ял паркында узды.

Бәйрәм җыр һәм биюләр, спорт уеннары һәм бәйрәм сыйлары белән узды. Приморье крае татар һәм башкорт оешмасы әгъзаларына Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко һәм Закон чыгару җыены Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Татарстан Республикасыннан килгән җырчы Илзидә Госманова Сабан туе кунакларына җырларын бүләк итте, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*