tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тосно Сабантуе 25 еллыгын билгеләп үтте
Тосно Сабантуе 25 еллыгын билгеләп үтте

Тосно Сабантуе 25 еллыгын билгеләп үтте

18 июнь көнне, Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Сабантуй-2022» бәйрәме узды. Аның төп оештыручысы — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Инятулла Гани улы Кутуев иде. Бәйрәмдә кунакларны чәкчәк белән дә сыйлады.

Сабан туенда Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти, Санкт-Петербург Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Равил Панчеев, шулай ук Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, чараның хуҗалары Тосно шәһәре һәм Тосно районы администрациясе вәкилләре катнашты.

Бәйрәмдә шулай ук Санкт-Петербургның «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы да активлык күрсәтте. Сабан туе татар һәм башкорт халкының гореф-гадәтләре, йолалары нигезендә оештырылды һәм бик матур килеп чыкты. «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары җәмгыяте милли баш киемнәре экспозициясен тәкъдим итте. Бу кул эшләре иде. «Калфак һәм хатын-кыз яулыгы ярдәмендә татар мөселман хатын-кызларының образын булдыру» дигән мастер-класс узды. Хатын-кызлар милли стильдә истәлеккә фотога төштеләр.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, “Ак Чатыр” эшләде. Бәйрәмдә традицион уеннар, татар милли көрәше, капчык киеп ярышу һәм башка бик күп ярышлар узды. Ленинград дәүләт филармониясе солисты Динар Байтемиров, Разалия Солтанова, данлыклы «Шатлык» үзешчән коллективы , Ленинград өлкәсенең Дуслык йорты ансамбле белән берлектә, күңелле концерт тәкъдим итте. Бәйрәм бик җылы һәм дустанә атмосферада үтте.

Фирая Рәшитова,
Әлфия Клейнова
 «Ак калфак-Нева»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*