Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Рафаэль Төхфәтуллин премиясенә гаризалар кабул ителә
Рафаэль Төхфәтуллин премиясенә гаризалар кабул ителә

Рафаэль Төхфәтуллин премиясенә гаризалар кабул ителә

Әлмәт шәһәрендә 2019 иҗат елы нәтиҗәләре буенча язучыларга, журналистларга, сәнгать әһелләренә тапшырылып килүче Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге премиягә эшләр кабул ителә башланды һәм ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Премия район башкарма комитеты карары белән 4 номинация буенча Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә бирелә.

Премигә дәгъва кылучылар әдәбият, журналистика һәм публицистика, сәнгать – рәсем, музыка, театр, хореографияне үз эченә ала, җәмәгать һәм агарту эшчәнлеге мәдәни кыйммәтләр, патриотик тәрбия мәсьәләләрендә акцияләр гамәлгә ашыру кебек номинацияләәрдә катнаша ала.

Комиссиягә эшләр белән бергә кандидатны күрсәтү турында гариза, коллегиаль орган карары, характеристика, әсәрләрне, эшләрне бастыру, күрсәтү көне һәм урыны турында белешмә, премиягә дәгъва итүчегә багышлап, матбугатта басылып чыккан мәкаләләр, рецензияләр тапшырыла.

Премиягә дәгъва кылучылар оешма, иҗтимагый һәм иҗат берләшмәләре, мәдәният учреждениеләре, уку йортлары, массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан күрсәтелә. Бәйгегә үз-үзеңне тәкъдим итү каралмаган.

Эшләр номинацияләр нигезендә 2019 елның 31 декабренә кадәр Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсендә (Нефтьчеләр урамы, 8) кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 22-14-99.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*