tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамазан ае алдыннан Арча мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
Рамазан ае алдыннан Арча мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Рамазан ае алдыннан Арча мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

18нче мартта Арча районы Көтек авылында яңа мәчет ачылу тантанасы булып узды. Әлеге күркәм чарада катнашучыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов һәм башкалар тәбрикләде. Мәчет узган ел ахырына төзелеп бетсә дә, махсус рәвештә рәсми ачылыш тантанасы Рамазан-шәриф аен каршы алып үткәрелде.

Көтек авылының яңа мәчете борынгы мәчет урынында, авылның иң матур җирендә сафка басты. 2021нче елның май аенда мәхәллә халкы җыелышы уза. Мәчет төзелешенә Көтек авылы фермеры Шакирҗанов Дамир Зәкиҗан улы алына. Шул ук елны июнь аенда мәчет төзеләчәк урында кое казыла, саф чишмә суы табыла, халык аның суын ярата, нәтиҗәдә коены мәчет эченә кертеп, елның теләсә кайсы вакытында су алырга уңайлы булсын дип калдыралар. Мәчеттә су булу авылны да күпмедер дәрәҗәдә сусызлыктан коткарачак, чөнки биредә йортларга су кертелмәгән.

Яңа мәчеткә исә берьюлы 60 кеше кереп намаз укый ала. Барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә эшли. Биредә дини дәресләр алып бару мөмкинлеге бар, хәзерге вакытта хатын-кызлар өчен якшәмбе көннәрендә дәресләр алып барыла. Мәчет халыкка рухи-мәгърифәт учагы булып хезмәт итәчәк. Кызганыч, бу авылда мәктәп, балалар бакчасы, клуб биналары авария хәлендә булу сәбәпле, эшләми. Яңа мәчет исә яшен-картын намазга чакырып, берләштереп торачак.

Хәзерге вакытта мәчетне газга тоташтыру бурычы тора. Мәчет бүгенге көндә электр уты белән җылытыла һәм яктыртыла.

Искәртеп узыйк, хәзерге вакытта Арча мөхтәсибәтендә 93 мәчет эшли.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*