tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Норлат мөхтәсибәтендә районкүләм Коръән бәйгесе узды
Норлат мөхтәсибәтендә районкүләм Коръән бәйгесе узды

Норлат мөхтәсибәтендә районкүләм Коръән бәйгесе узды

19 нчы мартта Норлат мөхтәсибәтендә 20нче тапкыр Коръән укучылар бәйгесе узды. Әлеге чарада районның мәчетләренә Коръән дәресләренә йөргән 3-15 яшьлек балалар катнашты. Бәйгедә көч сынашырга Нурлат мөхтәсибәтенең барлык мәчетләреннән 165 малай һәм кыз килде. Катнашучылар 6, 9, 12, 15 яшькә кадәрге төркемнәргә бүленеп, 5 сүрәгә кадәр, 5 сүрәдән күбрәк һәм бер җүз номинацияләре буенча көч сынаштылар. Конкурста малайлар һәм кызлар аерым бәяләнде, жюри карары буенча җиңүчеләргә грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Әлеге бәйге Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә үтте, биредә үк катнашучылар өчен кунак ашы оештырылды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*