tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Рамазан – изге гамәлләр ае” тәмам: Татарстанда 4 780 кешегә ярдәм күрсәтелде
“Рамазан – изге гамәлләр ае” тәмам: Татарстанда 4 780 кешегә ярдәм күрсәтелде

“Рамазан – изге гамәлләр ае” тәмам: Татарстанда 4 780 кешегә ярдәм күрсәтелде

Татарстан Республикасында Рамазан ае ел саен үткәрелә торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны химаясе белән узды. Әлеге акция Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителде. Рамазан ае катлаулы социаль-икътисади вәзгыять вакытына туры килүгә карамастан, быел Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды марафон кысаларында битараф булмаган кешеләрдән акча җәлеп итеп, авыру балаларга ярдәм итә, аз керемле гаиләләрне азык-төлек белән тәэмин итә, социаль ифтарлар уздыра, мохтаҗлар файдасына фитр сәдакасы һәм фидия җыюны оештыра, качакларга ярдәм күрсәтә алды.

Марафонның иң төп нәтиҗәләреннән берсе авыру сабыйларны дәвалау өчен акча җыю белән бәйле. Акция Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә яшәүче 20 балага тернәкләнү һәм дәвалау курсларын узарга мөмкинлек бирде. 2-16 яшьтәге бу балалар церебраль паралич, спастик тетрапарез, баш миендә тайпылышлар бар, генетик фармакорезистент эпилепсия, сөйләм үсешендә тайпылышлар, дизартрия, дислалия, психо-сөйләм үсеше тоткарлану, диффуз-мускул гипотониясе, үзәк нерв системасының резидуаль-органик зарарлануы, сул яктагы гемипарез, баш миенең җитешсезлеге һәм башка авыр диагнозлар белән көрәшә.

Рамазанның аерылгысыз гадәте булып мохтаҗлар файдасына фитр сәдакасын һәм фидия түләү тора. Бу уңайдан мөселманнарга уңайлы булсын өчен «Зәкят» хәйрия фонды әлеге төр сәдакаларны электрон рәвештә үзәкләштереп җыюны оештырды. Нәтиҗәдә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондының исәп-хисап счетына 1 400 000 сумнан артык акча килгән. Фитр сәдакасы һәм фидия күпбалалы гаиләләргә, балаларын ялгыз тәрбияләүче аналарга, ялгыз гомер итүче өлкәннәргә һ. б. тапшырылды.

Хәйрия марафонының тагын бер юнәлеше Татарстанның аз керемле гаиләләренә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү белән бәйле иде. Ай дәвамында «Зәкят» хәйрия фонды 550 дән артык мохтаҗ гаиләне 3,5 тоннадан артык азык-төлек белән тәэмин итте.

Моннан тыш, «Зәкят» хәйрия фонды 34 махсус хәйрия ифтары уздырды, аларда бөтен республикадан 3725 мохтаҗ авыз ачты.

Рамазан аена шулай ук Луганск һәм Донецкидан килгән качакларга да хәйрия ярдәме күрсәтелде. 462 качакка гомуми авырлыгы 310 кг булган шәхси гигиена әйберләре бирелде.

Шулай итеп, Татарстанда “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны кысаларында барлыгы 4 780 кешегә ярдәм күрсәтелде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте бу акциядә катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә һәм эшлекле партнерларына рәхмәт белдерә. Рамазан аенда кылынган барлык изге гамәлләрегезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*