tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамил Закиров Ерак Көнчыгыш татар конгрессының яңа рәисе итеп билгеләнде
Рамил Закиров Ерак Көнчыгыш татар конгрессының яңа рәисе итеп билгеләнде

Рамил Закиров Ерак Көнчыгыш татар конгрессының яңа рәисе итеп билгеләнде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Рөстәм Абдуллин һәм Якутиянең Татарстандагы вәкиле Рамил Закиров белән очрашты. Рәсми очрашу вакытында Ерак Көнчыгыш татар конгрессы документлары оешманың яңа рәисе вазифаларын башкарачак Рамил Закировка тапшырылды.

Данис Шакиров Ерак Көнчыгыш татар конгрессына хезмәттәшлек өчен зур рәхмәтен белдерде:

– Рамил Габделбәр улына яңа вазифасында уңышлар телибез. Бөтендөнья татар конгрессы Сезнең белән һәрвакыт элемтәдә булачак. Алга таба да хезмәттәшлегебез югалмасын!

Рөстәм Абдуллин туризм тармагын үстерү белән шөгыльләнүен һәм  Татарстанда бизнесын киңәйтергә теләвен әйтте.

– Без Юдино микрорайонында туристлык комплексы төзергә телибез. Хәзерге вакытта төрле юридик мәсьәләләрне хәл итү буенча эшлибез,-диде ул.

Әлеге очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитетының баш референты Азат Садриев катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*