“Мәчетебездә эпоксид сумаладан әйберләр ясау буенча остаханә узды. Ул «Хәкимә» татар хатын-кызлары клубы кысаларында оештырылды. Мастер-классны укытучы, шәмаилләр ясау остасы Нурсинә ханым Мельникова үткәрде.
Мастер-класста катнашкан һәр кеше үз куллары белән сабын савыты яки шкатулка ясады. Алар шушы мастер-классның һәм «Рауза» мәчетенең матур бер истәлеге булып сакланачак. Киләчәктә мондый остаханәләр тагын уздырылачак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.”, – дип хәбәр ителә “Рауза” мәчетенең телеграм каналында.