tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәхмәтләрнең олысына лаеклы ветеран укытучы
Рәхмәтләрнең олысына лаеклы ветеран укытучы

Рәхмәтләрнең олысына лаеклы ветеран укытучы

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә ветеран укытучы, җирле шагыйребез, «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җырчысы, мәрхәмәтле, сабыр, милләт җанлы Сөнгатулла Бекенинның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Кичәне Коръән аятьләре белән шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннур Казыймов ачты. Аннары юбилярны Бөтендөнья татар конгрессыннан профессор, «Туган җир» журналының баш редакторы Дамир Исхаков, Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Рифкать Насыйбуллин һәм иҗат төркеме, Тубыл шәһәре татар автономиясеннән Нурилә Шамратова, себер татарлары автономиясеннән Илтус Уразмәмәтов, Тубыл районы мәдәният һәм сәнгать үзәкләреннән, ветераннар советыннан, шәһәр себер-татар мәдәният үзәгеннән вәкилләр котладылар, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Сөнгатулла Бекенинның балачак дусты, коллегасы, педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков котлап, авыр балачак, мәктәп елларын искә алды. Таләпчән, гадел, милләт җанлы ветеран укытучыларга өлкә газетабыз «Яңарыш»ның дусларына газета редакторы Алсу Сәгыйтова исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Кичә йөрәк түрләреннән ташып чыккан изге теләкләр, шигъри юллар, җырлар белән үрелеп барды. Ветеран укытучы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева юбилярны котлап хатирәләре белән уртаклашты, авторның шигырьләрен укып, җыр бүләген дә яңгыратты. 43 ел мәктәптә эшләгән ветеран укытучы Сөнгатулла Бекенин өчен теләкләрнең, рәхмәтләрнең иң олысын укучылары юлладылар. Лаемтамак мәктәбе укытучылар коллективы, укучылары исеменнән танылган татар теле һәм әдәбияты укытучысы, юбилярның укучысы Роза Ишкулова җылы котлау теләкләрен җиткерде.

Дәһшәтле сугыш елларында туган, авыр заманнарда ятим үскән, укыган, тырыш хезмәте белән якташларының, коллегаларының, укучыларының хөрмәтенә ирешкән Сөнгатулла Бекенинның уңышларында тормыш иптәше, коллегасы Заһидә апаның да өлеше зур. Сөнгатулла абый: «63 ел бергә гомер иткән тормыш иптәшемә рәхмәтлемен. Гомер юлымда ышанычлы, ярдәмчел, тугры юлдашым балаларыбызга да үрнәк булды. Эшендә тырыш җитәкче, укытучы иде. Тормыш юлыбызда сынаулар җитәрлек булды. Барчабызга исән–имин яшәргә язсын», – диде.

Юбилярның иҗатына багышланган күргәзмәдә аның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, китаплары урын алган иде. Бәйрәм кичәсендә шагыйрьнең җырлары яңгырады, «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җырчылары исеменнән Роза Яхина теләкләрен әйтте, кунаклар котлауларын укыдылар. Кичәне оста, эчтәлекле, матур итеп Рузалия Корманалиева алып барды.

Изге күңелле ветеран укытучы Сөнгатулла абый Бекенинга тормыш иптәше Заһидә апа һәм якыннары белән киләчәктә дә хөрмәттә озак еллар яшәргә язсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*