tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Коръәннең Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләре әзерләгән мәгънәви тәрҗемәләре Беларусь өчен җайлаштырып бастырылган
Коръәннең Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләре әзерләгән мәгънәви тәрҗемәләре Беларусь өчен җайлаштырып бастырылган

Коръәннең Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләре әзерләгән мәгънәви тәрҗемәләре Беларусь өчен җайлаштырып бастырылган

Беларусьта Мөселман дини берлеге тарафыннан 2019 елда Коръәннең Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләре әзерләгән рус телендә мәгънәви тәрҗемәләре бастырылып чыгарылган.  Беларусь белгечләре аны үз илләренең үзенчәлекләреннән чыгып җайлаштырганнар. Мисал өчен, галимнәр текстның аерым өлешләренә Хәнәфи һәм башка сөнни тәфсирләргә нигезләнеп өстәмә искәрмәләр куйган, шулай ук берничә фәнни-дини терминның язылышын үзләренчә тәкъдим иткәннәр. Моннан тыш, басма “Кур’ан. Перевод смыслов» дигән исем астында һәм үзгә тышлыкта чыккан.

“Калям Шариф”нең Беларусь өчен версиясен әзерләү эше 2019 елда, Татарстан мөфти Минскка эшлекле сәфәре барышында аның электрон чыганакларын Мөселман дини берлегенә тапшырганнан соң башланган иде. Ул чакта Беларусь мөфтие Әбү-Бәкер Шабанович Камил хәзрәткә рәхмәтен һәм әлеге тәфсирне Белоруссия мөселманнары өчен дә аерым чыгарырга әзерлеген белдергән иде. Шул ук сәфәр барышында Камил хәзрәт аңа Татарстан Диния Нәзарәте тарафыннан халыкара стандартларга туры китереп әзерләнгән Коръән басмасының да электрон чыганакларын бирде. Нәтиҗәдә, 2020 елда Беларусьта Мөселман дини берлеге аны Президент Александр Лукашенко фонды өчен эксклюзив форматта чыгара.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*