tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды: Рәшит Ваһаповка һәйкәл – ул татар җыр сәнгатен зурлау
Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды: Рәшит Ваһаповка һәйкәл – ул татар җыр сәнгатен зурлау

Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды: Рәшит Ваһаповка һәйкәл – ул татар җыр сәнгатен зурлау

Бүген Казанда, Татар дәүләт филармониясе бакчасында, ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка биш метр биеклектәге һәйкәл ачылды.

Тантанага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, җырчының туган ягы – Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Олег Беркович, Рәшит Ваһаповның бертуган абыйсының оныгы Рәүф Ваһапов, бик күп җыр сәнгате белгечләре, мәдәният әһелләре, җырчылар җыелган иде.  Бәйрәмне Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле ачып җибәрде.

Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов һәйкәлнең нәкъ менә бүген Татарстан Республикасы көнендә ачылуын тирән символик мәгънәгә ия булуын белдерде. “Җисми яктан Түбән Новгородта туган булса да, Мәскәү аша авыр язмышлы юллар белән Казанга килеп, Рәшит Ваһапов Казанда рухи яктан туды. Аны бөек җырчы итеп, Казан, Татарстан, татар халкы күтәрде”, – диде Рифат Фәттахов.

“Вафатыннан соң 60 елдан, Казан Рәшит Ваһаповны милли каһарман итеп бөек пьедесталга бастырды. Милли мәдәниятебезгә зур игътибар бирүегез өчен зур рәхмәт”, – дип фонд директоры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.

Рифат Фәттахов сүзләренчә, бүген “һәйкәл ачуның тагын бер тарихи әһәмияте бар”. “Бу үзенә күрә тарихи дөреслекне дә торгызу. Моңа кадәр Казанда татар шагыйренә, татар композиторларына, татар рәссамына һәйкәл бар иде, бүген, ниһаять, татар җырчысына да һәйкәл булды. Рәшит Ваһаповка һәйкәл кую ул – татар җыр сәнгатен зурлау да”,  – дип ул рәхмәт сүзләрен дәвам итте.

Рифат Фәттахов “Татар-информ” га һәйкәлгә рәсми карар 15 ел элек, 2007 елда ук кабул ителгәнен әйтте. “Һәйкәлләр озак куела дибез, бер яктан, шулайдыр, оештыру эше күп – урын, архитектор сайлыйсы бар… Икенчедән, һәр тарихи шәхескә дөрес бәя бирү өчен, тарихи дистанция кирәк. Бу табигый. 15 ел эчендә шактый фикер булды, фәнни конференцияләр дә үткәрдек”, – диде.

“Дүрт ел элек Президентыбыз карар кабул итте. Дүрт ел эчендә зур эш узды. Конкурс үтте. Пандемияләр дә бераз комачаулады. Быел Ходай насыйп итеп һәйкәлне ачтык”, – ди Рифат Фәттахов. Киләсе елда җырчының тууының 115 еллыгы билгеләп үтеләчәген әйтте.

Һәйкәлнең скульпторы Андрей Ковальчук, архитекторы Герман Бакулин. Ковальчук җырчының фотографияләренә нигезләнеп эшләгәнен әйтте. “Алар аша кешенең холкын тоемларга тырыштым, эшләгәндә, аның җырларын күп тыңладым. Җырдагы хис-тойгылар аша җырчыны аңлый башлыйсың. Һәйкәлдә иң мөһиме – куллар. Бу аңа хас хәрәкәт. Югарыга хәрәкәт фигурада да, постаментта да бар”, – диде.

Разил Вәлиев Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова да Рәшит Ваһапов мәктәбен узган җырчылар булуын искәртте. “Беренчеләрдән булып татар җыр сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәргән сәнгатькәрләребезнең берсе. Аны зурлау, халык хәтерендә саклау бик мөһим. Татар халкын ислам дине, мәгърифәт, мәдәният, һәм һичшиксез, татар җыры, моңы саклап килгән. Рәшит Ваһаповны искә алсак, җырыбыз да яшәр”, – диде журналистларга.

Аның фикеренчә, Рәшит Ваһаповка багышланган фестивальләр узып, китаплар чыгып, кичәләр үткәрелсә дә, “бу әле Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләштерү эшенең башы гына”. “Яшь буын Рәшит Ваһапов җырларында тәрбияләнсен иде”, – диде.

«Рәшит Ваһапов җырларын тыңлаганда, эчке дөньяң кузгала, татарлыгың уяна. Ул вакыттагы җырчылар һәрберсе кабатланмас, аерым моң дәрьясы. Бүгенге яшьләргә шушы башкаруны кайтару кирәк”, – диде Индус Таһиров. Аның белән якыннан ук булмаса да, исән чакта таныш булганын әйтте.

Рәсми чыгышлардан соң, Рөстәм Миңнеханов җырчы хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр кәрҗине куйды. Тантана Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары концерты белән дәвам итте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*