tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикада «Кино+театр» акциясе старт алды
Республикада «Кино+театр» акциясе старт алды

Республикада «Кино+театр» акциясе старт алды

Камал театрының репертуардан төшкән спектакльләре март аенда республика кинотеатрларында трансляцияләнәчәк. Театр директоры Илфир Якупов моны халык соравына бәйләп аңлатты.

«Театр репертуарында спектакльнең гомере 5-8 ел. Ләкин халык „Тагын карар идек“, дип сорагач без интернет аша күрсәтә башладык. Аннары зур экраннан күрсәтү идеясе килеп чыкты һәм „Кино+театр“ проекты барлыкка килде», — диде ул әлеге акциягә багышланган матбугат конференциясендә.

«Без аны 2019 елда «Мир» кинотеатрында башлап җибәрдек. Халык йөрде. Видеоязмалар белән бергә әлеге спектакльдә катнашкан исән-сау артистлар белән очрашулар да булды», — дип дәвам итте Илфир Якупов акция тарихын искә алып.

Республикада «Кино+театр» акциясе старт алды. Март аенда «Мир» кинотеатрында һәм республика кинотеатрларында ел дәвамында Камал театрының иң яхшы спектакльләре трансляцияләнәчәк.

«Кино+театр» акциясе кысаларында күрсәтелгән спектакльләр иҗади очрашулар белән бергә булачак. Тамашачы белән күрешергә әлеге спектакльдә катнашкан актералар киләчәк.

«Кино+театр» проекты 6 мартта Фәрит Бикчәнтәевның «Кара чикмән» спектакле язмасы белән ачыла. Тамашачы спектакльне зур экраннан карау өстенә спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, артистлар — Искәндәр Хәйруллин, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Люция Хәмитова, Радик Бариев белән очраша алачак.

«Мир» кинотеатрында 13 мартта – «Банкрот», 20 мартта — «Хуҗа Насретдин», 27 мартта «Ханума» спектакльләре күрсәтелә. Башлана — 12.00.

tatar-inform.tatar

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*