tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикакүләм “Татар кызы – 2021” бәйгесенең җиңүчесе билгеле!
Республикакүләм “Татар кызы – 2021” бәйгесенең җиңүчесе билгеле!

Республикакүләм “Татар кызы – 2021” бәйгесенең җиңүчесе билгеле!

Бүген, 6 март көнне, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме гөрләде. Биредә Республикакүләм “Татар кызы – 2021” бәйгесенең финалы узды.

Исегезгә төшерәбез, быел мактаулы исем өчен 12 кыз көч сынатшы. Ике атна дәвамында аларга белем бирү программасы һәм мәдәни чаралар әзерләнде. Шулар арасында татар бистәләре буенча экскурсияләр, кулинария, кул эшләре һәм этикет буенча мастер-класслар, татар тарихы һәм бөек татар-хатын кызлары язмышы турында интенсивлар һ.б. Моннан тыш, кызлар бию, вокал һәм нәфис сүз буенча педагоглар белән тыгыз эшләделәр.

Бәйрәм танылган артистлар чыгышлары белән үрелеп барды. Биредә Татарстан Республикасының атказанган артистлары Раяз Фасыйхов, Илүсә Хуҗина, Марина Карпова, Артур Исламов һәм Эльза Заяри дуэты, автор-башкаручы Илгиз Шәйхразыев, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова сәхнә тоттылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев исеменнән катнашучыларны БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров сәламләде.

«Бәйгенең тарих битләрендә яңа мавыктыргыч, кызыклы, кабатланмас бер сәхифә язылды. 2013 елда: «Әлеге бәйге уңышлы проект булачак, дирекция төзәргә кирәк. Бу проект татар кызларын һәм милләтен дөньякүләм танытачак», — дип ышанып әйттек. Бүген әлеге сүзләрнең нәтиҗәсен гамәлләр аша күрәбез. Менә алар – бөек татар хатын-кызларының дәвамчылары», — диде ул.

Бәйге кысаларында кызлар тамашачыларга “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. Бу аларга үзләренең актерлык осталыкларын ачарга мөмкинлек бирде. Интеллектуаль бәйгедә дә кызлар сынатмады. Һәркайсысы да сорауларга дөрес җавап бирде.

Кичәнең иң дулкынландыргыч моменты “Татар кызы – 2021” бәйгесенең Гран-при иясен игълан итү булгандыр, мөгаен. Шушы зур исемгә Саба кызы Айгөл Котдусова лаек булды.

Номинацияләр:

  1. «Халык мәхәббәте» — Айгөл Котдусова, 24 яшь, Саба районы;
  2. «Иң серле кыз» — Илүзә Мәгъсүмова, 21 яшь, Казан шәһәре;
  3. «Иң уңган кыз» — Рәмилә Гыйниятова, 24 яшь, Минзәлә районы;
  4. «Иң зыялы кыз» — Ләйсән Билалова, 23 яшь, Лениногорск районы;
  5. «Иң иҗади кыз» — Ләйсән Миннәхмәтова, 22 яшь, Сарман районы;
  6. «Иң сөйкемле кыз» — Зөһрә Сәмигуллина, 23 яшь, Әтнә районы;
  7. «Иң ягымлы кыз» — Алисә Низамова, 23 яшь, Балтач районы;
  8. «Иң зур ачыш» — Гөлназ Гыймадиева, 27 яшь, Казан шәһәре;
  9. «Иң максатчан кыз» — Рания Минһаҗева, 23 яшь, Чирмешән районы;
  10. «Иң җитез кыз» —Гөлчәчәк Кадырова, 25 яшь, Азнакай районы;
  11. «Иң зирәк кыз» — Гөлназ Мисалова, 25 яшь, Лаеш районы;
  12. «Иң ихлас кыз» — Әдилә Хәмидуллина, 20 яшь, Буа районы.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*