tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эдуард Латыйпов Дөнья кубогында көмеш медаль яулады
Эдуард Латыйпов Дөнья кубогында көмеш медаль яулады

Эдуард Латыйпов Дөнья кубогында көмеш медаль яулады

Россия җыелма командасы Чехиянең Нове-Место районында биатлон буенча Дөнья кубогы этабында ир-атлар эстафетасында көмеш медальләр яулады.

Йомгаклау этабында Эдуард Латыйпов чиста атты һәм лидерлар төркеменә күтәрелде. Нәтиҗәдә ул финишка икенче булып килде. Беренче этапта Сәид Кәримулла Халили йөгерде. Ул эстафетаны унынчы урында тапшырды. Матвей Елисеев атышта уңышка иреште һәм җиденче урынга күтәрелде. Александр Логинов өстәмә 5 патрон файдаланды, әмма команда өчен позициясен саклап кала алды.

Эстафетада Германия спортчылары җиңү яулады. Иң яхшылар өчлеген Норвегия спортчылары йомгаклады.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*