tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесе финалына әзерлек башланды
Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесе финалына әзерлек башланды

Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесе финалына әзерлек башланды

Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесе финалистларының ике атналык әзерлеге башланды. Финалга үтүче унбер кыз хореография, вокал, сәхнә осталыгы буенча дәресләр алачак, шулай ук аш-су, кул эшләре буенча остаханәләрдә катнашачак.

Беренче көнне финалистлар «Казан» бию ансамбле укытучылары белән хореография буенча әзерлек үтте. Шулай ук, кызлар өчен «Кул эше» мәктәбендә татарча чигү буенча остаханә булды. Остаханәне – ТР атказанган артисты, Галиәсгар Камал исемендәге академия театры артисты Ләйсән Фәйзуллина алып барды.

«Татар кызы-2022» бәйгесенең республика этабы финалы 11 декабрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк. «Татар кызы-2022» исеме өчен Балык Бистәсе, Мөслим, Актаныш, Яшел Үзән, Әтнә, Югары Ослан, Лаеш районнары, Яр Чаллы һәм Казан шәһәреннән унбер кыз көч сынаша.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*