tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республиканың иң яхшы янгын сүндерүчесе Чаллыда яши
Республиканың иң яхшы янгын сүндерүчесе Чаллыда яши

Республиканың иң яхшы янгын сүндерүчесе Чаллыда яши

Яр Чаллының 55 нче янгын сүндерү частенең өлкән янгын сүндерүчесе Ранил Гаязов «Иң яхшы янгын сүндерүче» республика конкурсында җиңде. Чаллы янгын сүндерүчесе өченче ел рәттән әлеге профессиональ конкурста катнаша. Быел ул штурм баскычы, кросс-фит һәм башка ярышларда көндәшләрен узып, яхшы физик әзерлек күрсәтте һәм уңышлы стартлар ярдәмендә 1 нче урын яулды. «Минем көндәшләрем җиңүгә лаеклы иде. Иң катлаулы сынау – каршылыклар полосасы булды, әмма минем максатым бар иде һәм мин аңа омтылдым», – дип сөйләде Ранил Гаязов.

Яр Чаллының 55 нче янгын сүндерү частендә Ранил Гаязов сигез ел эшли. Татарстанның иң яхшы янгын сүндерүчесе һөнәрендә иң мөһиме – тизлек һәм бердәм команда дип билгеләп үтә: «Без өчәү эшлибез, шуңа күрә бер-беребезгә һәрвакыт булышырга тиеш. Иң мөһиме – кешеләрне саклап калу».

Хәзерге вакытта Ранил Гаязов ярышларның Бөтенроссия этабына әзерләнә.

“Смотр-конкурслар безнең көндәлек эшчәнлегебезгә ярдәм итә. Алар әзерлекне, чыдамлыкны яхшырталар. Соңгы елларда ярышларда гамәли өлеш катлаулана, әгәр элек традицион рәвештә 100 метрлы полосаны узу булса, хәзер исә кроссфит элементлары, авыр йөкләр күчерү, биеклеккә күтәрелү өстәлә», – дип аңлатты 15 янгын сүндерү-коткару отряды башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахетдинов.

Әйтергә кирәк, экипировка һәм кирәкле җиһазлар белән бергә янгын сүндерүченең хәрби киеме 35-40 кг тәшкил итә. Янгын сүндерүчегә хәрби киемен 25 секундтан да озаграк кию тыела. Бу –  махсус норматив.

Чаллы янгын сүндерүчеләре республика һәм Россия дәрәҗәсендәге ярышларда даими рәвештә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Өч ел рәттән «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының иң яхшы каравыл башлыгы» титулына Чаллыдан Никита Семашкин лаек. Ул – Яр Чаллыда 56 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең эчке хезмәт өлкән лейтенанты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*