tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәссам Факил Гайфетдинов Сөембикә һәм аның улының һәйкәлен ясаган
Рәссам Факил Гайфетдинов Сөембикә һәм аның улының һәйкәлен ясаган

Рәссам Факил Гайфетдинов Сөембикә һәм аның улының һәйкәлен ясаган

Яр Чаллының Энергетиклар мәдәният сараенда Сөембикә-ханбикәгә һәйкәл урнаштырылган. Бу хакта Россия рәссамнары берлегенең Яр Чаллы оешмасы рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Факил Гайфетдинов сөйләде.

Аның сүзләренчә, биеклеге ике метрдан артык бу һәйкәлгә беркем дә заказ ясамаган. Бу рәссамның шәхси иҗат җимеше… «Шактый гына салган акчалар да үземнең хисаптан. Теләгем республика җитәкчелегенә күрсәтү…» — диде Факил Гайфетдинов. Сөембикә һәм аның улы Үтәмешгәрәй һәйкәленең башта 70 см лы эскизы булган, рәссам аны зурайтып эшләгән. Бу эшкә 4,5 ай вакыт сарыф ителгән.

«Минемчә, бу сынның урыны я Милли музейда, я «Хәзинә“дә… Ә төптәнрәк уйласаң, бу скульптура 10 метрлы булып, Кремльнең тышкы ягында цирк каршындарак, Кол Шәриф мәчете белән Сөембикә манарасы арасында торырга тиеш. Бу, әлбәттә, безнең җитәкчелектән батырлык сорый торган гамәл. Һичьюгы, Казан Кремле эчендә 3 метрлы итеп ясап урнаштырырга була», — дип саный Факил Гайфетдинов.

«Сөембикә темасы мине бик күп еллар кызыксындыра… 1999 еда институт бетергәндә, диплом эше итеп алырга уйлаган идем… Тик бер кеше фикеремне үзгәртте… Вакытлыча… Соңгы елларда ниләр генә уйламадым бу турыда… Сөембикә исемен кайда гына кулланмыйлар… Әдәби-музыкаль, рәсем-сын әсәрләре, журнал һәм Чаллы шәһәрендә иң зур проспектларның берсе Сөембикә исемен йөртә…» — диде Факил Гайфетдинов.

«Сөембикәнең Касыйм шәһәрендәге ханнар мавзолеенда исемсез таш астында ятуы билгеле. Мин аны Касыймнан алып кайтып Казанда җирләү турында фикеремне әйттем. Миңа дин, Коръән бер җирләнгән кешене кире казып алырга рөхсәт итми, диделәр. Минем башыма, татар халкының бәхетсез булуына әллә Сөембикә-ханбикәнең күз яшьләре төштеме икэн дигән уйлар еш килә…» — дип уртаклашты рәссам.

Ул ханбикә турындагы бәеттә аның ничек елый-елый Казаннан китеп баруын елап укыганын әйтте. «Сөембикә һәм аның улы Үтәмешгәрәй нигәдер гел мине соңгы елларда борчып торды… Биш-алты ел инде зур форматлы картина эшләргә җыенып йөрим. Эскизларым әзер. Минем инстаграм битендә кайбер портретлар шуның өчен махсус эшләнгән», — диде Факил Гайфетдинов. Ул Дәүләт Советында күргәзмәсе дә оештырылырга тиешлеген әйтте.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*