tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Рәйхан» татар клубы Борай һәм Мәләвез якларының тарихи урыннары белән танышты
«Рәйхан» татар клубы  Борай һәм Мәләвез якларының тарихи урыннары белән танышты

«Рәйхан» татар клубы Борай һәм Мәләвез якларының тарихи урыннары белән танышты

«Рәйхан» татар клубы, апрель аенда Борай районында булып, аның тарихи урыннары белән танышты, мәчетләрне карады, җирле шагыйрәләр, үзешчән композитор Вәсил Хәбисламов белән очрашты.“Россия халыкларының мәдәни мирасы” елына багышланган бу очрашу куңелләрдә бетмәс-төкәнмәс хисләр тудырды.
Май ае ахырында клуб әгъзалары Мәләвез якларына юл тотты. Биредә без бөек Дәрдмәнд эзләреннән атладык, аның туган авылы Җиргәндә булдык. Күркәм авыл мәдәният йортында урнашкан музейда Дәрдмәндкә багышланган экспонатлар күңелгә хуш килде. Лилия һәм Альбина Камаловалар безгә тәэсирле итеп тарих битләрен ачты. Ә инде Лилия Тәлгать кызының дәү әнисенә Рәмиевлар тарафыннан бүләк ителгән калфакны күрү хатын-кызларыбызда аерым соклану тудырды.

Очрашу авыл китапханәсендә дәвам итте. Биредә чыгыш ясаучы рәйханлылар китапханәдә татар телендәге китапларның аз булуын ассызыклады. Шунысы күңелне җылытты, урындагы мәктәптә беренче сыйныфтан унберенчегә кадәр татар теле укытыла.

Сәяхәтчеләр “Кадрия” мәчетенә дә үтте. Анда да әңгәмә балаларыбызга килеп терәлде, аларга телне өйрәтүдә мәчетнең тоткан урыны хакында сүз барды.
Арытаба юлыбыз Мәләвезгә илтте. Анда без кул эшләре остасы, милли тормышыбызның уртасында кайнаган Фәнисә Муса кызы Бикбаева белән таныштык.
Фәнисә ханым -уникаль шәхес. Тумышы белән Федоровка районы Балыклыбаш авылыннан. Анда ул «Умырзая» татар ансамбле оештырган, бөтен авыл бәйрәмнәрендә катнаша. Белеме күпкырлы. Мәдәни-агарту училищесын, читтән торып Мәскәү сәнгатьләр халык университетын тәмамлый, мәдрәсәдә, Русия ислам университетында укый. Китаплар яза, тарихны өйрәнә. Калфаклар чигә, картиналар төшерә.

Мәләвездә үз йортында шәхси музеен булдырып, анда халкыбызның тормыш-көнкүрешенә багышланган экспонатлар җыйган. Бу музейдан кеше өзелми, биредә мәктәп укучылары еш була.

Монда Фәнисә Муса кызының үз куллар белән ясаган курчаклары урын алган. Татар әбиләре, бабайлары , әйтерсең, ясалма түгел, чын.

Останың аерым горурлыгы – ул аның кеше буйлы курчаклары. Автор аларны эшләгәндә балчык, кәгазь, камыр кебек материаллар куллана. Йөзләрен эшләү аерым сәнгати осталык таләп итә. Коллекциядә иң кыймәтлесе – Сөембикә. Аны булдыруга Фәнисә зур көч салган. Әйткәндәй, Фәнисә ханым курчакларга киемне үзе тегә. Бию коллективлары өчен иҗат ителгән эксклюзив костюмнары бар. Әлеге вакытта Фәнисә Бикбаева Сөембикәнең улы Үтәмеш Гәрәй ханны ясый башлаган. Бу иҗади эш аңа канат куя, илһамландыра.

Менә шундый зур рухи байлык белән танышып, каршылаучыларга үзебез дә җыр-моң бүләк итеп, Уфабызга юл тоттык.

 

Халисә Мөхәммәдиева,

«Рәйхан» клубы җитәкчесе

Бөтендөнья татар конгрессының

Башкортстандагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*