tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Режиссер Резеда Гарипова татар драматургиясе кытлыгын хәл итү мөмкин дип саный
Режиссер Резеда Гарипова татар драматургиясе кытлыгын хәл итү мөмкин дип саный

Режиссер Резеда Гарипова татар драматургиясе кытлыгын хәл итү мөмкин дип саный

Әйбәт драма тандемда туа ала дип саный яшь режиссер Резеда Гарипова. Бу хакта ул «Калеб» яңа буын җыены проекты кысаларында чыгарылган “Карурман” спектакле эскизын анонслаганда әйтте.

“Без яшьләр берләшеп тандемда язсак, драматургия дефициты проблемасын хәл итә алырбыз кебек. Әйбәт драма тандемда туарга тиеш. Туфан Миңнуллин һәм Марсель Сәлимҗанов тандемы кебек. Драматург янында театр дөньясын аңлаган кеше – актермы ул, режиссермы – булырга тиеш”, – ди Резеда Гарипова.

Шагыйрә Луиза Янсуар белән режиссер Резеда Гарипова “Карурман” пьесасын ел дәвамында язганнар. Киләчәктә алар бу эскизны зур масштаблы эпик әсәр итеп күзаллыйлар.

Оештыручылар әйтүенчә, спектакль 16+ яшь чикләре белән тәкъдим ителә.

  • «Карурман» спектакле эскизының идея һәм драматургия авторлары — Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова. Режиссеры — Резеда Гарипова.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*