tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РИИда Республикакүләм студентлар конференциясе узды
РИИда Республикакүләм студентлар конференциясе узды

РИИда Республикакүләм студентлар конференциясе узды

Россия ислам институтында “Хәзерге яшьләр һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” дип исемләнгән VII Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе уза.

Ел саен узучы фәнни чара быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелә.

Конференциянең пленар утырышында Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов, КФУның халыкара эшчәнлек һәм үсеш буенча директор урынбасары, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының чит телләрне укыту теориясе һәм практикасы мөдире Эльзара Гафиятова, ТР Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Ринат Патеев, РИИның фәнни эшләр буенча проректоры Рафис Закиров, Татарстан мөфтиятенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Гаяз хәзрәт Әхмәтшин катнашты.

РИИ ректоры билгеләп үткәнчә, хәзерге яшьләр үз тамырларын, үз тарихын белергә тиеш.

– Без еш кына хәзерге яшьләр алдынгы, креатив булырга тиеш дигәнне ишетәбез, әмма моның өчен көн саен социаль челтәрләрдә, төрле чатларда утыру гына җитми. Шулай ук үз тарихыңны яхшы белергә, аны өйрәнергә, фикер йөртергә һәм нәтиҗәләр ясарга кирәк. Ахыр чиктә, бу үз тарихыбыз белән горурлануга китерәчәк, – диде Рәфикъ Мөхәммәтшин.

Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүнең мөһимлеген ассызыклады.

– Һичшиксез, безнең ата-бабаларыбызның ислам динен кабул итүе гасырлар буена Россиядә, татар халкында һәм илебезнең башка күп кенә халыкларында ислам үсешенең барышын һәм характерын билгели торган вакыйга булды, – дип билгеләп үтте ул.

Сәламләү сүзләре тәмамланганнан соң, конференция үз эшен секцияләр кысаларында дәвам итте: Россиядә ислам теологиясе: үткәне һәм хәзергесе; яшь галимнәр күзлегеннән теологик белем бирү; туган тел һәм әдәбият; мультиконфессиональ киңлектә чит телләр һәм мәдәниятләр; хәзерге җәмгыятьтә медиа һәм реклама: аны өйрәнү алымнары, үсеше һәм киләчәге.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*