tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: “Бу үзгәрешләрне үзебезнең файдага куллана алырбыз дип уйлыйм”
Ринат Закиров: “Бу үзгәрешләрне үзебезнең файдага куллана алырбыз дип уйлыйм”

Ринат Закиров: “Бу үзгәрешләрне үзебезнең файдага куллана алырбыз дип уйлыйм”

Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Закиров башкалабыздагы 116 лицейда урнашкан 43нче сайлау участогына үз ихтыярын белдерергә килде. Тавыш биреп чыкканнан соң, журналистлар аңардан, бу төзәтмә-үзгәртүләрдән нәрсә көтәсез, дип сорады.

– Нәрсә генә әйтсәң дә, гамәлдәге Конституциядә ватандашларыбызның социаль якланганлыгы әллә ни сизелми. Кешенең хезмәткә, белем алуга, сәламәтлеген саклауга хокуклары Советлар берлегенең төп законында басым ясап күрсәтелгән иде. Кертелә торган төзәтмәләр менә шушы социаль яклау мәсьәләсен калку итеп куюы белән ошый миңа. Җәмгыятьнең нинди кануннар белән яшәячәге һәркем өчен бик мөһим. Без һәрвакыт алга карап эш йөртергә тырышабыз. Сер түгел, хәл итәсе проблемаларыбыз шактый күп. Аларны хәл итү нигездә үзебезгә бәйле. Безгә бернәрсәне дә болай гына китереп бирмәячәкләр. Милләтебез үссен, тагын да алга китсен дисәк, безгә бик нык көч түгәргә кирәк. Көч түгү дигән сүз ул – көрәш, үзеңнең бу дөньяда булганыңны раслау, Кояш астындагы урыныңны табу! Бу үзгәрешләрне үзебезнең файдага куллана алырбыз дип уйлыйм, – дип җавап бирде Ринат Закиров.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*