tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров гомер бәйрәмен билгеләп уза
Ринат Закиров гомер бәйрәмен билгеләп уза

Ринат Закиров гомер бәйрәмен билгеләп уза

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров гомер бәйрәмен билгеләп уза.

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы!

Туган көнегез уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итегез. Татар милләте вәкилләре кайларда гына яшәсәләр дә аларны һәрвакыт рухи мәркәзебез Казан һәм Бөтендөнья татар конгрессы берләштереп торды һәм киләчәктә дә берләштереп торачагына шигем юк.

Милләтебез алдында төрле катлаулы хәлләр, вәзгыятьләр туып тора. Ләкин сезнең зирәк акылыгыз, күпьеллык тәҗрибәгез барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, әби-бабайларыбыз тоткан кыйблага хыянәт итмичә, туры юлдан тайпылмыйча алга хәрәкәт итәргә ярдәм итә.

Хөрмәтле Ринат Зиннур улы, Сез безнең күбебез өчен үрнәк булып торасыз. Татар халкында “хезмәтенә күрә хөрмәте” диләр, Сез башкарган эшләр – сезгә карата хөрмәтне иң югары баскычларга җиткерде. Гомер бәйрәмегез белән тәбрик итеп, сезгә киләчәктә дә армый-талмый милләтебез яшәеше өчен сау-сәламәт булып хезмәт итәргә, тигезлектә һәм муллыкта яшәргә насыйп булсын.

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                       В.Г. Шәйхразиев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*