tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров: “Төп игътибарны мәдәният өлкәсенә юнәлтергә кирәк”
Ринат Закиров: “Төп игътибарны мәдәният өлкәсенә юнәлтергә кирәк”

Ринат Закиров: “Төп игътибарны мәдәният өлкәсенә юнәлтергә кирәк”

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Милли Шура Бюросының беренче утырышы узды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2002-2017 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Ринат Закиров чыгыш ясады:

-Бюро утырышы Конгресс эшчәнлегендә кайсы юнәлешләргә игътибарны арттырырга кирәклеген күрсәтә. Бүгенге чыгышларда әйтелгән һәр мәсьәлә актуаль. Алар арасында игътибарга аерым лаеклары да бар. Тел, мәктәп, мәгариф, фән турында күп сөйлибез. Ләкин соңгы елларда тудырылган шартларда без бу юнәлешләрнең бүгенге турыдан-туры эшчәнлегенә әллә ни йогынты ясый алмыйбыз. Без моны барыбыз да аңлыйбыз,-диде ул.

Ринат Закиров шулай ук төп игътибарны күбрәк мәдәният өлкәсенә юнәлтергә кирәк дигән фикерне әйтте.

-Бу өлкәдә нинди дә булса чикләүләр юк, мөмкинлекләрне ничек бар шулай кулланып була. Шулай ук дин мәсьәләсенә кагылышлы фикерләремне дә җиткерәсем килә. Дини чараларга игътибарны күбрәк юнәлтсәк иде. Мондый чараларда үзебезгә катнашырга һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын да җәлеп итәргә кирәк – диде Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы.

Исегезгә төшерәбез, Бюро 2022 елның 21 нче ноябрендә Казанда узган XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы вакытында Милли Шура утырышында оештырылган иде. Бюрода барлыгы 15 әгъза. Алар Милли Шура каршында төзелгән комитетларның да җитәкчеләре. Комитетлар да 21 нче ноябрьдә булдырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*