tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Риза Магазов вафат
Риза Магазов вафат

Риза Магазов вафат

Бүген медицина фәннәре докторы, профессор, Башкортостан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, БАССРның атказанган табибы, Россия Федерациясе Министрлар Советы премиясе лауреаты, 150дән артык фәнни хезмәт, күп монографияләр авторы Риза Магазов якты дөнья белән хушлашты.
Башкортстан татарларына Риза Шәехьян улы яхшы таныш – Уфа “Нур” татар дәүләт театрының үсеш тарихында аның өлеше зур.

Риза Магазовның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең урыны – оҗмахта, авыр туфрагы җиңел булсын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*