tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре – белем һәм тәрбия бирүдә алтын хәзинә
Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре – белем һәм тәрбия бирүдә алтын хәзинә

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре – белем һәм тәрбия бирүдә алтын хәзинә

Якташыбыз Ризаэддин Фәхреддин яшь буынны мәктәптә укыту, югары әхлак сыйфатларына ия булган мәдәниятле кешеләр итеп тәрбияләү, олы тормыш юлына әзерләүне бөтен җәмгыятьнең иң изге, җаваплы, мөһим эше дип караган. Әлеге тема бүген дә актуальлеген югалтмый, мәгариф һәм тәрбия процессы дәүләтебездә хәзер дә өстенлекле өлкә. Галимнең энциклопедик эшчәнлеге, хезмәтләре дә әһәмиятен югалтмый.

Узган атнада Әлмәт шәһәренең 1нче гимназиясендә узган XVI республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары әлеге хакыйкатьне тагын бер кат раслады. Чарада мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Рузәл Кәримов; Татарстан фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Өлфәт Закирҗанов; Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова; мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары, “Ак калфак” оешмасының җирле бүлек җитәкчесе Сиринә Җиһаншина; Р.Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гимранова; Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Рәфкать Шаһиев югары һәм урта уку йортларында эшләүче галимнәр, республиканың 22 районыннан килгән 78дән артык укытучы катнашты.

Ризаэддин Фәхреддин исемен йөртүче гимназия кунакларны лаеклы каршы алды. Яшь буынга рухи-әхлакый, эстетик һәм патриотик тәрбия бирү эшчәнлеген педагогик колектив ТАССР төзелүгә 100 ел, Бөек Җиңүгә 75 ел, Р.Фәхреддин тууына 161 ел тулуга багышланган күргәзмә һәм экспозицияләрдә ачык чагылдырды.

XVI республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укуларын рәсми рәвештә ачып, Рузәл Таһирович чараның мәгариф хезмәткәрләре арасында популяр булуын әйтте:

“Укуларның төп максаты – Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту процессында куллану тәҗрибәсе белән уртаклашу, бөек шәхес үрнәгендә туган халкыңа, милләтеңә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү үзенчәлекләрен өйрәнү. Конкурс эшләренең саны гына түгел, сыйфаты, эчтәлек тирәнлеге арта бару да куанычлы”.

Гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина учреждениенең горур рәвештә бөек галим һәм мәгърифәтче исемен йөртүен, аны мәңгеләштерү юнәлешендә мәгариф идарәсе, музей белән берлектә максатчан эш алып барылуы турында сөйләде һәм Ризаэддин Фәхреддин укуларын даими рәвештә гимназиядә уздыру тәкъдиме белән чыкты.

Галимнең мемориаль музее директоры Диләрә Гимранова үзенең чыгышында бөек мәгърифәтченең мирасын халыкка кайтару юнәлешендә район һәм республика күләмендә колачлы эшләр башкарылуы турында сөйләде, әлеге эшчәнлектә “Татнефть” компаниясенең өлеше зур булуын ассызыклады.

Алга таба “Татар мәгърифәтчеләре мирасы: заманча караш”, “Р.Фәхреддиннең халык педагогикасы һәм теоретик мирасы”, “Татар мәгърифәтчеләре мирасын дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда методик кулланышка кертү”, “Татар мәгърифәтчеләре әсәрләренең тарихи аспекты”, “Татар мәгърифәтчеләре әсәрләренең теле һәм стиле” дип аталган секцияләрдә чыгышлар тыңланды.

Эш барышында аларның фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, эшнең максаты дөрес билгеләнүе, ышандырырлык дәлилләнгән нәтиҗәләр ясалуы, шул тема буенча эшләүче галимнәрнең фикеренә таянган булуы исәпкә алынды.

Пленар өлештә XVI республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укуларына йомгак ясалды, яктыртылган темалар һәм кертелгән тәкъдимнәр буенча резолюция кабул ителде.

Фәрдия Хәсәнова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*