tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла иганәчеләрдән башка милли-мәдәни эшне башкарып булмый дигән фикердә
Ркаил Зәйдулла иганәчеләрдән башка милли-мәдәни эшне башкарып булмый дигән фикердә

Ркаил Зәйдулла иганәчеләрдән башка милли-мәдәни эшне башкарып булмый дигән фикердә

Әлеге фикерне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Ркаил Зәйдуллин Мәлләт Җыены барышында җиткерде.

“20нче гасыр башында яшәгән Хөсәеновлар, Рәмиевлар дәрәҗәсендә эшмәкәрләребез юк. Капитализм шартларында, бигрәк тә Татарстаннан читтә, иганәчеләрдән башка бер генә милли-мәдәни эшне дә башкарып булмый”, – диде язучы.

Мисал итеп ул эшмәкәр Альберт Биктеевны китерде. “Күптән түгел язучылар, Татар конгрессы белән хезмәттәшлектә, Башкортстанның кайбер районнарын урап, Оренбургның Татар Каргалысында булып кайтты. Биредә борынгы мәчет нигезенә корып куелган “Нур” комплексы урнашкан. Комплекста заманча мәктәпләрдә булган бөтен нәрсә бар. Мәктәп дәресләреннән соң килеп, балалар татар телен камилләштерә, инглиз телен ныклап өйрәнә, кул эшләрен, аш-су әзерләү осталыгын үзләштерә. Монда дин сабагы да алалар. Шушы комплекс асылда бер кеше – эшмәкәр Альберт Биктеев акчасына салынган”, – дип өстәде Язучылар берлеге рәисе.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*