tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәттәшебез Гөлназ Нигъмәтҗанованы мактаулы исем алуы белән котлыйбыз!
Хезмәттәшебез Гөлназ Нигъмәтҗанованы мактаулы исем алуы белән котлыйбыз!

Хезмәттәшебез Гөлназ Нигъмәтҗанованы мактаулы исем алуы белән котлыйбыз!

Хезмәттәшебез Нигъмәтҗанова Гөлназ Илдар кызына «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде. Котлау тантанасы бүген Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында Милләт Җыены барышында узды.

Гөлназ Илдар кызы – татар халкының мәдәниятен үстерүгә, аның тарихи-мәдәни мирасын саклауга өзлексез хезмәт куйган шәхес. Бүгенге көндә ул Бөтендөнья татар конгрессының Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитетында баш референт булып эшли.

Хөрмәтле Гөлназ ханым! Әлеге мактаулы исем бирелү уңаеннан котлауларыбызны кабул итеп алыгыз. Бу бүләк – һөнәрегезнең асылына төшенү, аңа чын мәгънәсендә бирелеп эшләүнең ачык дәлиле. Сезнең тәҗрибәгез һәм эшкә җаваплы карашыгыз киләчәктә дә татар халкына файда китерер дип ышанабыз.

Иң изге теләкләр белән, Бөтендөнья татар конгрессы коллективы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*