tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милләт Җыены»ның пленар утырышы узды
«Милләт Җыены»ның пленар утырышы узды

«Милләт Җыены»ның пленар утырышы узды

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Милләт Җыены”ның пленар утырышы башланып китте. Бирегә Татарстан Республикасыннан һәм шулай ук Россиянең 70 төбәгеннән 500 милләттәшебез чакырулы.

Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул  утырышны алып бару тәртибе белән таныштырды һәм татар телен саклау һәм үстерү йөзеннән һәм Гамәл стратегиясен тормышка  ашыру кысаларында төрле форматта уза торган чаралар хакында сөйләде.

“Барыгызны да ихлас күңелдән мәркәзебез Казанда сәламлим һәм Милләт Җыенын ачык дип игълан итәм! Бүгенге олы җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Каһарманы Минтимер Шәрип улы Шәймиев,  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин катнаша. Милләт Җыенында шулай ук  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, күпсанлы дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, йөзләрчә татар иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре, татар дин әһелләре вәкилләре, татар интеллигенциясе, татар яшьләре, татар матбугаты вәкилләре дә катнаша, – дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев.

“Милләт Җыены”ның пленар утырышы Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзалары чыгышлары белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*