Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла мәктәп укучылары өчен скетчлар булмавын әйтте
Ркаил Зәйдулла мәктәп укучылары өчен скетчлар булмавын әйтте

Ркаил Зәйдулла мәктәп укучылары өчен скетчлар булмавын әйтте

Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла мәктәп укучылары сәхнәләштерү өчен әзер кыска пьесалар соравын әйтте.

«Мәктәпләрдә очрашу вакытында бездән гел скетчлар сорыйлар. Балалар театрны бик ярата. Төрле чараларда сәхнәләштерер өчен алар заманча әсәрләр эзли. Кыска пьесаларга ихтыяҗ зур. Балалар зур пьесалардан да өзекләр алып уйный, ләкин әдәбият кануннарына туры килгән кыска гына әзер әсәр — скетч булса, яхшырак», — диде Ркаил Зәйдулла.

Яшүсмерләр куллана алырлык кыска пьесаларга игътибарны арттыру максатыннан Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесендә «Иң яхшы скетч» номинациясе булдырылган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында бүләкләр фонды 900 мең сум тәшкил иткән яңа әдәби бәйге игълан ителде. Татар телендә балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат ителгән әдәби әсәрләр «Иң яхшы проза әсәре», «Иң яхшы комикс», «Иң яхшы скетч», «Иң яхшы балалар өчен шигырь» номинацияләре буенча кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен әдәби әсәрләрне 30 ноябрьгә кадәр Татарстан язучылар берлегенә юлларга кирәк.

Рифат Каюмов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*