tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия Герое Рәфәгать Хабибуллин истәлегенә
Россия Герое Рәфәгать Хабибуллин истәлегенә

Россия Герое Рәфәгать Хабибуллин истәлегенә

3 cентябрьдә Иске Кулаткының Yзәк мәйданында Россия Федерациясе Герое Рәфәгать Хабибуллин истәлегенә постамент ачу тантанасы узды.

Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова, Рәфәгать Хабибуллинның cугышчан иптәше hәм якын дусты Эдуард Шигида hәм Вязовый Гай авылында яшәүче Сания Юсупова Сирия күгендә батырларча hәлак булган Россия Герое турында якты истәлекләре, күңел хатирәләре белән уртаклаштылар. Алар данлыклы, тарихта тирән эз калдырган Рәфәгать Хабибуллинның хезмәт юлындагы казанышлары, ачык күңелле, олы йөрәкле кеше булуы турында сөйләделәр.

Моннан тыш, тантанада катнашучылар 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәhәрендә террорлык акты нәтиҗәсендә hәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар hәм алар истәлегенә чәчәкләр куйдылар.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*