tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия ислам институтында бушлай татар теле курслары башлана
Россия ислам институтында бушлай татар теле курслары башлана

Россия ислам институтында бушлай татар теле курслары башлана

1 нче февральдән Россия ислам институтында “Без – татарлар” проекты кысаларында бушлай татар теле курслары башлана. Дәресләрне Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы эшләгән “Татар телен башлап өйрәнүчеләр өчен программа” нигезендә оештыра.

“Без – татарлар” курсларына йөрүчеләр өч ай дәвамында (февраль, март, апрель), татар теленнән тыш, ислам нигезләре, татар тарихы, тәҗвид фәннәрен дә өйрәнәчәк. Татар теле һәм ислам дине дәресләрен Россия ислам институты мөгаллимнәре һәм студентлары алып барачак. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

Дәресләр атнасына өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә сәг. 18.00-дән 21.00-гә кадәр үткәреләчәк.

Барлык сораулар белән 89274221751 телефоны буенча Россия ислам институтының тәрбия эшләре буенча проректоры Ибраһим хәзрәт Шәйхабзаловка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Шунысын да искәртеп узу кирәк, әлеге дәресләргә йөреп укый алмаучылар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында “Без – татарлар!” онлайн-платформасында белем өсти ала. Биредә үзеңә уңайлы форматны сайлап татар телен видео, аудио һәм текст рәвешендә өйрәнү мөмкинлеге тудырылган. Һәр бүлек тәмамлану белән, тыңлаучыларга узган материалны үзләштерү өчен тест узарга тәкъдим ителә. Онлайн-ресурс 5 төп бүлеккә тупланган 49 дәресне (фонетика һәм грамматика нигезләре, әңгәмә әдәпләре, гаилә һәм йорт, Ислам этикасы һәм дини бәйрәмнәр буенча темалар) үз эченә ала. Beztatarlar.ru сайтында стационар компьютерлар, смартфон һәм планшетлар аша шөгыльләнергә мөмкин. 2022 нче елда сайтта 2000 нән артык кеше туган телне өйрәнде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*