tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар көрәшчеләренә Россиянең атказанган спорт остасы таныклыгы тапшырылды
Татар көрәшчеләренә Россиянең атказанган спорт остасы таныклыгы тапшырылды

Татар көрәшчеләренә Россиянең атказанган спорт остасы таныклыгы тапшырылды

Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан көрәшчеләре һәм тренерларына Россиянең атказанган спорт остасы таныклыгы тапшырылган. Бу хакта ТР көрәш федерациясенең телеграм каналында һәм ТР спорт министрлыгы сайтында хәбәр иттеләр.

Россиянең спорт министры Олег Матыцинның 15 нче сентябрьдәге 145 нче номерлы боерыгы нигезендә көрәшчеләр Ренас Кәлимуллинга көрәш, Булат Мусинга билбаулы көрәш буенча «Россиянең атказанган спорт остасы» исеме,  146 нчы номерлы боерыгы нигезендә көрәш тренерлары Илнар Гәрәев белән Ришат Нургалиевка «Россиянең атказанган тренеры» исеме бирелгән иде.

Спорт министрлыгы утырышында көрәшчеләр һәм тренерларга таныклыкны Олег Матыцин шәхсән тапшырган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*