tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында ачык ишекләр көне узачак
Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында ачык ишекләр көне узачак

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында ачык ишекләр көне узачак

Агымдагы елның 12 декабрендә Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында Ачык ишекләр көне уза. Әлеге чара Россия ислам институтының Ютуб каналында (РИУ Казань) һәм Россия ислам институты һәм Казан ислам университетының рәсми сайтларында онлайн форматта узачак.

Трансляция барышында әлеге уку йортларына 2021-2022 уку елына кабул итү тәртибе, әзерлек юнәлешләре, уку йортлары турында тәфсилле мәгълүмат биреләчәк.

Әлеге чарада югары уку йортлары проректорлары, кафедралар мөдирләре һәм студентлар советлары активистлары катнаша.

Трансляция 12 декабрьдә иртәнге сәгать унда (10.00) YouTube канале (РИУ Казань) каналында башлана.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*