tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиядә беренче басылган Коръән Петербургтан Касыймга күргәзмәгә китерелде
Россиядә беренче басылган Коръән Петербургтан Касыймга күргәзмәгә китерелде

Россиядә беренче басылган Коръән Петербургтан Касыймга күргәзмәгә китерелде

Россиядә 1787 елда беренче басылган Коръән Петербургтан Рязань өлкәсе Касыйм шәһәренә күргәзмәгә китерелде.

Идел буе Болгарында исламны кабул итүнең 1100 еллыгы, Касыйм шәһәренең 870 еллыгы, Касыйм ханлыгына нигез салуның 570 еллыгы уңаеннан бүген Касыймда «Мөхлисә Бубый укулары» дип аталган VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уза. Беренче басма Коръән әлеге чарага китерелгән.

Дамир Мөхетдинов

Фото: © Абдул Фархан

«Екатерина II фәрманы белән 1787 елда гарәп имлясында басылган беренче Коръән беренче мәртәбә Россия милли китапханәсе диварларыннан чыкты. Ул хәзер Касыймда, сезнең алда. Без дөньяда беренче мәртәбә нәшер ителгән басма Коръәнне якыннан күрә алабыз. Басманы Петербургтан Мәскәүгә, ә аннан Касыймга озата барган Россия милли китапханәсе җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге хәзинәне бүгенгә кадәр шундый яхшы кыяфәттә саклый алулары өчен аерым рәхмәт», – диде Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов.

Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, беренче басма Коръәннең «Казан басмасы» дип танылган шрифтын Казан имамы Госман Исмаил ясаган. «1787 елда Петербургта басылган Коръәннең дә, 1803 елда Казанда басылганының да шрифтлары бер үк. Госман Исмаил Петербург басмасының кырларында аңлатмалар биргән. Бу аның тирән белемле кеше булганын дәлилли», – диде ул.

Фото: © Абдул Фархан

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*