tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе узды
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе узды

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллинаның юбилей кичәсе узды

Гүзәллек алиһәсе. Камал театрының Афродитасы. Рузия Мотыйгуллинаны юбилее кичәсендә хезмәттәшләре яратып әнә шулай атады. Заманында Рузия Мотыйгуллинага Мостай Кәрим әсәре буенча куелган “Ташлама утны, Прометей!” спектаклендә Афродита роле дә юкка гына бирелмәгәндер. Сәхнәгә дә ул, чын мәгънәсендә, гүзәллек алиһәсе буларак килеп чыкты. Төз буй-сыны, аккошлардай салмак кына биюе – барысы да залдагы тамашачыны сокландырды. Алар артистны алкышлар белән каршы алды.

Тамашачы Рузия Мотыйгуллинаны характерлы артист булганы, һәр ролендә үзенә генә хас үзенчәлекне таба белеп уйнавы өчен яратты. Юбилей кичәсендә дә аларның кайберләрен видеоязмалар ярдәмендә искә алдылар. “Намус” спектаклендә (Г. Бәширов) – Нәфисә, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә (Туфан Миңнуллин) – Йөзембикә-Гөлфирә, «Алты кызга бер кияү» спектаклендә (Туфан Миңнуллин) – Гөлчирә һ.б.

Юбиляр сәхнәдә берничә тапкыр төрле елларда үзе башкарган рольләргә кереп, рәхәтләнеп уйнады. Диләфрүз булып яшлегенә дә кайтты. Ә Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган ” Зөләйха” спектакльдәге Зөләйха образын искә төшереп, татар хатын-кызының ачы язмышын, йөрәк әрнүләрен ачып бирде, тамашачыны уйландырды.

Юбиляр котлаулар да кабул итте. Рузия Мотыйгуллинаны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тәбрикләде. Ул Рузия ханымның сәхнәдә һәм гаиләдә тоткан ролен югары бәяли. Ринат Закиров һәм Рузия Мотыйгуллина гаиләсен үрнәк гаилә буларак билгеләп үтте.  “40 елдан артык сәхнәдә иҗат итеп, сез көчле рухлы хатын-кыз образын тудырдыгыз, киләчәктә дә яңа рольләрегез булсын, уңышлар телибез,”-диде.

Рузия Мотыйгуллинаның иҗатын республика җитәкчелеге дә югары бәяләде. Исегезгә төшерәбез, 7 нче мартта Казанда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында оештырылган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов артистка “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орденының медален тапшырган иде.

Энҗе Шәйхетдинова

фотолар Татар-информ сайтыннан алынды

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*