tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Хөснуллин үзенең 60 яшьлек юбилее уңаеннан хәйрия концерты уздырды
Рөстәм Хөснуллин үзенең 60 яшьлек юбилее уңаеннан хәйрия концерты уздырды

Рөстәм Хөснуллин үзенең 60 яшьлек юбилее уңаеннан хәйрия концерты уздырды

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, нәфис сүз остасы Рөстәм Хөснул­линны шәһәребездә олысы, кечесе белә.Төрле чараларны, бәйрәм­нәрне ике телдә дә менә дигән итеп алып бара ул. Аның үзгә көр тавышына, Аллаһы Тәгалә биргән сәләтенә искитәрлек. Менә дигән диктор. Заманында республика сәхнәләрен дә яулый алыр иде. Әмма ул туган җиренә тугры калып, Чистаена, халкына хезмәт итә бирә. Хәер, башкалабыз өчен дә ул чит кеше түгел. Аны беләләр, хөрмәт итәләр, яраталар.

Шулай булмаса, 60 яшьлек юбилей кичәсенә башкалабыздан шуның кадәр сәнгать әһелләре, артистлар кайтыр идемени?! Бик тә үзенчәлекле, күләмле юбилей чарасы булды бу.

Башкала кунаклары өчен башта шәһәребез буйлап экс­курсия оештырылды. Алар шә­һәребезнең тарихи, истәлекле урыннарында, мәчет­ләрдә булдылар. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр Әлфия һәм Госман Хәкимовлар шәһәребезнең, мәчетләребезнең тарихы, бүгенгесе белән таныштырып йөрделәр. Менә дигән матур да, тәрбияви дә чара булды бу! «Чис­тайны бик яраттык, сокланып карап йөрдек. Аның кешеләре дә бик яхшы, ягымлы, кунакчыл. Гаиләбез белән аерым бер экскурсиягә дә киләбез әле», — дип тәэсирләре белән уртаклашты Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров.

…Ә аннары юбилей «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә дәвам итте. Биредә юбиляр шәһәребездә төзелеп килүче «Фатиха» мәчетенә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырды. Изге һәм саваплы гамәл. Концертка килүчеләр үтә бер дулкынлану хисләре кичерделәр. Бу файдалы эштә катнашу, мәчетебез төзелешенә өлеш кертү һәрберебез өчен зур шатлык булды!

— Динебезнең үсешенә хәләл көчең белән өлеш кертергә, безгә дә шунда катнашырга ярдәм иттең. Бер концертыңда яхшы гамәлләрең дәвамлы булсын, шөһрәт арты шөһрәт яула дигән идек. Сүзләребез фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килде. Хәйрия концертың жария садакасы булып барсын, дәвамлы булсын. Ә киләсе юбилееңны үзебез өлеш керткән «Фатиха» мәчетендә каршы алырга язсын, — дип күңелендәге теләкләрен җиткерде пенсиядәге мөгал­лимә Лена апа Әгъзамова.

Кунак артистлар исә юбилярны котлап берсеннән-берсе матур җырларын яудырып кына тордылар. Каян гына килмәгән алар. Мәскәүдән хәтле кайткан Илдар Идиятуллин, Азнакайдан килгән автор-башкаручы Булат Җиһаншин, «Күңел» радиосын алып баручы Марсель Мөсабиров, Балык Бистәсе егете Роберт Шәймәрданов, Әлмәттән Хәмид Мәткәримов, Мөслим райо­ныннан Рөстәм Гыйлфанов, Нурлат егете Рөстәм Нәсыйбуллиннар да Чистай тамашачысына матур җырларын бүләк иттеләр. Җырлар җылы котлау сүзләре белән үрелде.

«Рөстәм абый ул хәтта телефоннан сөйләшкәндә дә энергия биреп тора. Мин аның бервакытта да зарланганын ишеткәнем юк. Күңеле һәрчак яшь аның», — ди Хәмид Мәткәримов.

Бүгенге көндә керәшен җыруларын акапелло җырлаучы Анна Савельева үзенең көчле тавышы белән барыбызны да әсир итте. Рифкать Гобәйдуллин җитәкчелегендә «Багалмам» керәшен халык фольклор ансамбле чыгышы кичәгә ямь өстенә ямь өстәде. «Сөмбел» татар халык ансамбле дә залдагыларны күңелле җырлары белән сөендерде. Ә якташыбыз Данияр Сәгъдиев җырлаганда кичергән хисләрне аңлатырга сүзләр юк! Бирсә дә бирә икән Раббым кешегә талантны! Татарстанның атказанган артисты Әлфис Галиуллин җырлап, баянда уйнап, биеп күңелләрне күтәрде. Гөлнур Урманчееваның искиткеч матур җырларын тыңлап хозурландык. Биюче егетебез Рәзит Минһаҗев биюләре белән дәрт-дәрман өстәде…

Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов аларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Юбилярыбызны юбилее белән котлап җылы сүзләрен юллады. «Рөстәм Нургали улы күпкырлы талант иясе, иҗади шәхес. Шәһәр-район тормышында актив катнашып, якташларына рухи азык өләшә. Аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим», — диде ул. Аның сүзләрен район һәм шәһәр имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов та хуплады.

— Сез телебезне, милләте­безне сак­лауда, үстерүдә бәһа­сез өлеш кертәсез, безнең һәр­беребезгә якын кеше. Һәр­вакыт актив, бервакытта да югалып калмыйсыз. Нинди генә хәлдә дә җылы сүз таба беләсез. Чис­таебыздагы барлык имамнар исеменнән сезне гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз, — дип Рәхмәт хаты тапшырды.

Юбилей кичәсенең янә бер кадерле кунагы — әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татар­станның атказанган фән эшлек­лесе Фоат ага Галимуллинны көчле алкышлар белән каршы алдык. Барыбыз да аның көчле, илаһи көчкә ия булган тавышын тыңлап үскән буын без. Шәхсән үзем аның сөйләвен көтеп ала идем. Тавышы ниндидер бер кодрәткә ия диимме… Бу кичәдә дә без аны сәгатьләр буе тыңларга әзер идек. Ул Мостай Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» шигырен укыганда зал тын да алмады кебек. «Без Рөстәм Нургали улы белән моннан 20 еллар элек таныштык. Гаяз Исхакый укуларында аның ярдәмен, тырышып йөрүен күрдек», — дип истәлекләре белән дә уртаклашты Фоат ага Галимуллин.

Бәйрәмнең янә бер кадерле кунагы, шагыйрә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының баш референты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова белән дә Рөстәм Нургали улының дуслыгы күптәннән килә икән. «Миңа аны гадилеге, ихласлыгы, үз сүзендә тора белүе ошый. Безнең аның белән холыкларыбыз туры килә, рәхәтләнеп сөйләшәбез», — ди Шәмсия ханым ихластан. Ул юбилярга һәм милләтебезне, мәдәниятебезне, татар телен үстерүдә өлеш керткән­нәре өчен бер төркем чистайлыларга Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. Күбебез яратып укый торган «Кыйбла» шигырен сөйләп, тагын бер уйландырды да, сагышка да салды…
Әлеге бәйрәм кичәсендә без Рөстәм Нургали улының янә бер матур шөгылен белдек, ул шигырьләр дә яза икән. Шигырьләре дә, үзе башкарган җырлары да бар ихласлыгы белән яңгырады. Аеруча әнисен кочып, аңа багышлап җырлаганда йөрәк урыныннан кузгалды…

— Дөньяда миннән бай кеше юк: әнием исән-сау булу — үзе зур бәхет. Аллаһка шөкер, гаиләм тулы: тормыш юлдашым, улым, кызым шатландырып торалар. Форсаттан файдаланып, бәйрәмемә килгән барлык кунакларга, чистайлыларга, оештыруда булышучыларга, катнашучыларга олы рәхмәтемне белдерәм, — ди Рөстәм Нургали улы чын күңеленнән.

Шәһәр ветераннар советы җитәк­чесе Татьяна Тихонова һәм Валентина Галләмова аның олы җанлы волонтер булуын, тормыш тарафыннан кыерсытылучыларга ярдәм итүен билгеләп үтте, ә Бөтендөнья татар конг­рес­сының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Галимов игелекле эше, халкыбыз моңнарын ирештерүдәге хезмәте өчен рәхмәтен белдерде. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының җирле бүлекчә җитәкчесе Рушания Закирова да матур теләкләрен юллады.

…Дүрт сәгатькә сузылган хәйрия концерты бер сулыш белән үтте. Бар дөньябызны онытып, илһамланып утырдык. Ә концертның изге гамәлгә багышлап үткәрелүе күңелләргә икеләтә рәхәтлек бирде. Моның өчен Рөстәм Нургали улына барыбыз да рәхмәтле. Без дә аны ихластан юбилее белән котлыйбыз, Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән тигезлектә якыннары арасында гел шулай бәхетле булып яшәргә насыйп итсен!

…Саубуллашканда юбиляр тамашачыларга «Типсен генә йөрәкләр» җырын бүләк итте. Әйе, типсен генә йөрәкләр, исән-сау булыйк! Илләребезгә тизрәк тынычлык килсен, барыбызга да күңел тынычлыгы белән, шөкер итеп, изге гамәлләр кылып, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын! Амин.

Чыганак: chistopol-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*