tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Сергач Татар радиосы” җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов белән очрашты
Васил Шәйхразыев “Сергач Татар радиосы” җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов белән очрашты

Васил Шәйхразыев “Сергач Татар радиосы” җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов белән очрашты

Бүген,14 декабрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев “Сергач Татар радиосы” җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов белән очрашты.

Очрашу барышында 2023 елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, киләсе елга планнар  барланды. Шулай ук җитәкчеләр милли бәйрәмебез Сабан туе турында да сөйләштеләр.

Исегезгә төшерәбез, май аенда Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме пресс-турга Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәренә килде. Биредә Татарстан журналистлары “91,4-Сергач Татар радиосы” газетасы белән таныштылар.

“Татар Радиосы, Сергач – 91.4 FM” – Түбән Новгород өлкәсендә татар телендә эшләп килүче бердәнбер радиостанция. Узган гасыр азагында илебезнең милләттәшләребез яши торган байтак төбәкләрендә татар телендә газеталар, радио-телевидениедә тапшырулар чыга башлады. Ни кызганыч, еллар дәвамында төрле сәбәпләр аркасында аларның кайберләре ябылуга да дучар булды. Шулай да соңгы елларда электрон массакүләм мәгълүмат чараларына ихтыяҗ артканлыктан, берничә төбәктә татарча радиотапшырулар эфир дулкыннарында ишетелә башлады. Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында эшләүче “Татар радиосы” шуларның берсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*