tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Без Мәскәүдәге ватандашларыбыз ярдәмен югары бәялибез”
Рөстәм Миңнеханов: “Без Мәскәүдәге ватандашларыбыз ярдәмен югары бәялибез”

Рөстәм Миңнеханов: “Без Мәскәүдәге ватандашларыбыз ярдәмен югары бәялибез”

Татарстан җитәкчелеге Мәскәүдәге ватандашлар ярдәмен югары бәяли. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия башкаласында узган “Татарстан якташлыгы” Россия иҗтимагый оешмасының гамәлгә кую утырышы барышында белдерде.

Утырышка электән Татарстан белән бәйле, әмма хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче иҗтимагый, сәяси эшлеклеләр, төрле өлкәләр белгечләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстанның Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ачып җибәрде. Ул хәбәр иткәнчә, якташлыклар арасында Татарстанныкы  84 нче булды. Ул шулай ук казанышлар турында сөйләде, шуннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

«Хөрмәтле мәскәүлеләр, безнең якташлар, Татарстан тарафдарлары, без ихластан сезне күрергә шатбыз, – дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты. – Республиканың потенциалы гаять зур, ләкин Россия башкаласы – Мәскәү. Һәм мин сезнең потенциалны республика файдасына кулланырга кирәк, дип саныйм».

print_630067_839717

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, күпчелек социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча Татарстан алдынгылар арасында. «Шул ук вакытта Мәскәү – безнең алдынгы сәүдә партнерыбыз, без актив рәвештә федераль хакимият органнары белән эш итәбез. Һәм безгә Мәскәү белән багланышларны сакларга, аны яхшыртырга мөһим», — дип белдерде ТР Президенты.

«Сезнең һәрберегез ил үсешенә зур өлеш кертә, һәм сезнең ярдәм бик тә кыйммәтле, – дип мөрәҗәгать итте җыелышта катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов. – Республика җитәкчелеге сезнең белән актив рәвештә хезмәттәшлек итәргә, бөтен юнәлешләр буенча эш итәргә әзер».

Ул берничә Мәскәүдәге якташларга республика бүләкләрен тапшырды.

Үзе дә Татарстанда туган Мәскәү вице-мэры Марат Хөснуллин Мәскәү мэры исеменнән җыелган халыкны сәламләде, рәхмәт сүзләрен һәм бүләкләр тапшырды. «Татарстан вәкилләре башкалада үзләрен актив күрсәтәләр, ышанам ки, без алга таба да эшебез белән республиканы данлыйбыз», — дип белдерде М.Хөснуллин.

Җыелышның рәсми өлешендә иҗитмагый оешма Советы сайланды. Совет составына, аерым алганда, Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Мәскәү вице-мэры Марат Хөснуллин, Россия халык артисты Сергей Шәкүров, атаклы хирург Ренат Акчурин һәм башка республиканың атаклы вәкилләре керде. “Татарстан якташлыгы” Россия иҗтимагый оешмасының Рәисе Россия фәннәр академиясе вице-президенты Талия Хәбриева булды.

Җыелыштан соң кунаклар Мәскәүдәге якташлар көче белән оештырылган концерт карадылар.

ТР Президенты Матбугат хезмәте. Михаил Миронов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*