tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Бүгенге көндә ислам Россия күләмендә күтәрелеп бара”
Рөстәм Миңнеханов: “Бүгенге көндә ислам Россия күләмендә күтәрелеп бара”

Рөстәм Миңнеханов: “Бүгенге көндә ислам Россия күләмендә күтәрелеп бара”

Бүгенге көндә дин безнең телебезне, гореф-гадәтләрне, киемне саклый. Боларны саклау өчен мәчеттән башка юл юк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында белдерде.

– Тугызынчы мәртәбә без шушындый форматта җыелабыз. Бүгенге көндә ислам Россия күләмендә күтәрелеп бара. Ахыргы 30 елны алсак, зур эшләр алып барыла. Илдә 4 меңгә якын мәчет эшләп килә. Татар халкы Россиядә сан буенча икенче урында торган халык һәм татар дин әһелләре зур эш башкара.

Президент борчулы мәсьәләгә дә тукталды. Бу беренче чиратта бик күп гаиләләрнең таркалуы. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яңа корылган гаиләләрне ислам дине кануннарына тарту кирәк. Шул очракта бу аянычлы тенденцияне җиңеп булачак.
– Бергә булсак, көчле булабыз, – дип Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә уңышлы эш теләде.

Кичә Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланып китте. Быел ул бөек мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Мәрҗани эзеннән барсак югалмабыз” дигән шигарь астында уза. Кичә Ш.Мәрҗани исемендәге мәчеттә өйлә намазы укылды, 4 секция эшләде. Бүген исә “Корстон” күңел ачу үзәгендә бу эшкә нәтиҗә ясау, төп фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу бара.

Быел, форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 69 төбәгеннән 1076 делегат катнаша. Иң ерак төбәкләр: Сахалин өлкәсе, Приморье крае, Еврей Автоном өлкәсе, Амур өлкәсе, Хабаровск крае, Магадан өлкәсе.

Беренче тапкыр катнашучы төбәкләр дә бар – Еврей Автоном өлкәсе, Амур өлкәсе, Хакасия Республикасы, Брянск өлкәсе, Липецк өлкәсе. Иң зур делегация исә традиция буенча күрше Башкортстаннан.

Форум эшендә шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*