tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: Әгәр без үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел бер кешегә кирәкми
Рөстәм Миңнеханов: Әгәр без үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел бер кешегә кирәкми

Рөстәм Миңнеханов: Әгәр без үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел бер кешегә кирәкми

“Әгәр без үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел бер кешегә кирәкми”, – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мәскәү – Татарстан күпере” III Мәскәү яшьләр форумында.

Бу хакта “Татар-информ” яза.

Форумда катнашучыларның берсе “татар телен дә инглиз теле кебек кызыктырырлык тел дип атап буламы, татар телен ничек зур ихтыҗлы тел итәргә?” дигән сорау бирде .

“Мин дә борчылам бу мәсьәләдә, безгә телне өйрәтүнең яхшы методикаларын табарга кирәк. Иң зур проблема шул: без бу мәсьәләләрне бик үк нәтиҗәле хәл итмибез. Тормышта куллану икенче мәсьәлә. Ул синнән һәм миннән тора. Әгәр без үзебез татарча сөйләшмибез икән, ул тел бер кешегә кирәкми. Өченчедән, бу дәүләт теле. Без аны делопроизводствода кулланырга тиешбез. Тагын нинди мөмкинлекләр бар, яшьләр, әйтегез?! Сез бит күпкә прогрессив. Сине борчый торган әйбер мине дә борчый. Ул күп кешене борчый”, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов яшьләргә.+

Президент әйтүенчә, бу тормышта телне саклау, аны куллану бик авыр нәрсә. “Без әгәр дә күбрәк очрашып, бергә татарча аралашсак… Нәрсә ул татар теле? Мин тәрҗемәчесез дә төрек, казах, кыргыз, үзбәк, кырым татары белән уртак тел таба алам, хәтта ул русча белмәсә дә. Шундый очрак булды: мин Харбинда Рогозин җитәкчелегендәге делегациядә идем. Кытай губернаторы һәм без идек. Инглиз телен күбесенчә яшьләр яхшы белә, олырак түрәләр әле өйрәнеп кенә килә. Тәрҗемәче юк иде, ә ничектер аралашырга кирәк иде. Уйгур телен беләләр, мин татарча, ул уйгурча сөйләштек. Бөтен кеше безгә гаҗәпләнеп карады. Бу начар мени?! Татар теле базасы бар икән, өч ай эчендә теләсә нинди (төрки тел – Т.И. искәрмәсе) телне өйрәнеп була. Тормышта миңа кирәкми, дип әйтеп булмый. Кирәге чыгарга мөмкин. Кирәк вакытта, әгәр син бу телдә өч сүз әйтәсең икән, язмышыңны да үзгәртергә мөмкин. Телне өйрәнергә кирәк. Мин сезнең белән риза”, – дип Рөстәм Миңнеханов сорау бирүче белән теләктәш булуын әйтте.


Матбугат.ру

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*