tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Әтнә районында реставрациядән соң борынгы таш мәчетне ачты
Рөстәм Миңнеханов Әтнә районында реставрациядән соң борынгы таш мәчетне ачты

Рөстәм Миңнеханов Әтнә районында реставрациядән соң борынгы таш мәчетне ачты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында реставрациядән соң ачылган мәчет ачылышында катнашты. Бу Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, 1769 елда салынган Казан читендәге иң беренче таш мәчет.

«Бүген бөтен татар халкы өчен зур тантана. Татар халкы тарихында беренче таш мәчет. Зур хезмәтләр куелып төзекләндерелде. Авыл халкын да, килүчеләрне дә котлыйм. Игелекле сәгатьтә булсын! Гел шушында килергә насыйп булсын! Рәхәтен күрегез! Шушы эштә катнашкан һәммәгезгә дә зур рәхмәт. Киләчәктә дә республикада мәчетләр гөрләп торсын!» — дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов.

Президент мәчеткә яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәклеген ассызыклады.

«Дин ул — безнең гореф-гадәтебез, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне мәктәптә генә укытып бетереп булмый, мәчет ул яшь буынга фикерләрне тапшыру урыны да. Шушы эшләрне башкарып чыксак, киләчәгебез уңай булыр», — дигән теләктә калды Рөстәм Миңнеханов.

Таш мәчет архитектура һәйкәле һәм төбәк әһәмиятенә ия мәдәни мирас объекты булып тора. Аны Казандагы Шиһабетдин мәчетенә караганда бер елга алданрак төзегәннәр.

Ике катлы мәчет, Екатерина II Указы нигезендә, 1769 елда чыгышы белән Түбән Бәрәскә авылыннан булган танылган сәүдәгәр Ибраһим Борнаев тарафыннан салына.

30нчы еллардан бирле, ягъни Совет чорында мәчет авыл халкы өчен мәдәният сарае булып тора. 2012 елда ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан ул тарихи-мәдәни бина буларак теркәлә.

2018 елда ТР Президенты карамагындагы мәдәниятны үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдиме белән төзекләндерү эшләре башлана. 2020 елның җәендә, Корбан бәйрәме алдыннан аның гөмбәзенә ярымай урнаштырылды. Реставрация Петербург бароккосы стилендә ясалган.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*