tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов һәм Мәккә провинциясе башлыгы «Россиядә ислам тарихы» күргәзмәсен карады
Рөстәм Миңнеханов һәм Мәккә провинциясе башлыгы «Россиядә ислам тарихы» күргәзмәсен карады

Рөстәм Миңнеханов һәм Мәккә провинциясе башлыгы «Россиядә ислам тарихы» күргәзмәсен карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәккә провинциясе башлыгы Әмир Халед бен Фейсал Әл Сауд «Россиядә ислам тарихы» күргәзмәсен карады.

«Күргәзмә “Россия — Ислам дөньясы“ Стратегик караш төркеме утырыш кысаларында оештырылды», — дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Искәртеп үтик, кичә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе эш сәфәре белән Согуд Гарәбстанына килде. Делегация составында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев.

Республика Президенты Россия президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли. Утырыш бүген Җиддәдә башланды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*