tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанында яшәүче ватандашлар белән очрашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанында яшәүче ватандашлар белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанында яшәүче ватандашлар белән очрашты

Россиянең Җиддәдәге Генераль консуллыгында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Согуд Гарәбстанында яшәүче ватандашлар белән очрашты. Очрашуның модераторы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев  булды. Чара Россиянең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе С.Г.Козлов катнашында узды.

Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында 200ләп татар яши, аларның төп өлеше Рияд, Җиддә, Мәдинә шәһәрләрендә урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Хубар шәһәреннән Ихсановлар гаиләсе, Дахран шәһәреннән А.А. Мифтахетдинов һәм «Ай-Пласт Сауди» сыйфат контроле бүлеге башлыгы Ш.И. Ситдыйков (Җүбәйл шәһәре) катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*