tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов милли кием, социаль челтәрләр, авыл һәм милли стратегия турында
Рөстәм Миңнеханов милли кием, социаль челтәрләр, авыл һәм милли стратегия турында

Рөстәм Миңнеханов милли кием, социаль челтәрләр, авыл һәм милли стратегия турында

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә яңгыраган төп фикерләрне сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Татарстанның көчле икътисады тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә

«Соңгы елларда безнең икътисади потенциал халыкның тормыш сыйфатын яхшырта торган юнәлешләргә (мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникаларны төзекләндерү) инвестицияләр кертергә мөмкинлек бирә», — диде Миңнеханов.

Президент киләсе елда «Безнең ишегалды» программасы гамәлгә ашырыла башлаячагын искәртте. Өч ел эчендә 6,7 меңгә якын ишегалдын тәртипкә китерү бурычы тора. Моңа 50 миллиард сум акча сарыф ителәчәк.

«Бу акчаны башка юнәлешләргә дә тотып булыр иде, әлбәттә. Әмма без беренче чиратта яшәү сыйфаты турында сөйлибез», — ди Президент.

Рөстәм Миңнеханов киләсе елда барлык стационарларны яңарту буенча бишьеллык программа гамәлгә ашырыла башлаячагын әйтте.

Галстукка караганда милли кием уңайрак

Татарстан Президенты ТАССРның 100 еллыгына үзенчәлекле кием — Тукай заманындагы сюртук кигән иде. «Татар-информ» журналисты Президенттан бу киемне ни сәбәпле сайлавы, милли киемгә карата мөнәсәбәте турында сорады.

«Без бит инде үзебезнең милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, ризыкларыбызны, динебезне ничектер сакларга тиеш. Әгәр дә син рус кеше икән — рус мәдәниятен, татар икән — татарныкын, чуваш икән — чувашныкын.

Ризык, дин, җыр-биюдән кала безнең милли киемнәребез дә бар. Нигә аны артистлар гына кияргә тиеш? Ул бит безнең гадәти киемебез булган. Ул бик уңай, бик матур кием.

Менә бу галстук белән йөрергә рәхәтме? — диде Президент. — Сез элеккеге фотоларны карагыз — безнең бөтен күренекле шәхесләребез, язучыларыбыз шул киемдә булган. Аны бер кеше көчләп кидертми. Әгәр үзебезгә бәйрәмнәрдәме, андый кием киябез икән, әйбәт. Әсгать Әхмәтович (Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров — ТИ) белән без беренче чиратта киябез. Илсур Рәисович та (Илсур Метшин — Казан мэры — ТИ) кия андый киемнәрне. Ул бик матур, сезгә дә бик килешер иде андый киемнәр. Безнең киемнәребез бик матур», — диде Президент.

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстанга якынча 26 млрд сум бүлеп бирелгән

«Без гамәлгә ашыра торган программалар федераль бюджеттан һәм Федерация субъектлары бюджетларыннан зур чыгымнар таләп итә. Кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырткан бар нәрсә дә хөрмәткә лаек. Президент [Владимир Путин] мондый бурычны үз өстенә алды һәм хәзер ул контрольдә», — дип искәртте Миңнеханов.

Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 26 млрд сум бүлеп бирелгән, шуларның 19 млрд сумы — федераль, калганнары — республика бюджетыннан. Татарстанда төрле юнәлешләр буенча 49га якын проект бар.

«Мәктәпләр, хастаханәләр, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм цифрлы технологияләр, куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар, тормыш сыйфаты һәм гомер озынлыгы — юнәлешләр күп. Ә Татарстанга килгәндә, торак планы үтәлгән, калганын да үтәрбез, сезгә безнең өчен оят булмаячак», — дип нәтиҗә ясады Татарстан башлыгы.

«6-7 елга якын без халыкның яхшы үсешенә ирештек һәм округта без демография сыйфаты буенча беренче. Кызганыч, быел без демография чокырына барабыз һәм халык үсеше булмаячак», — дип тә искәртте ул.

Instagram — кешеләрнең кәефен белү өчен яхшы алым

Татарстан Президенты декабрь уртасында Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә 31 декабрьне ял көне итү турында онлайн-сораштыруга старт бирде. Сораштыру нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьдәге эш көненең 28 декабрьгә күчереләчәге турында игълан итте.

«Минем „Инстаграм“да язылучылар бик күп, шуңа күрә нәтиҗә дә шундый яхшы булгандыр, мөгаен. Кешеләрнең 89 проценты 31 декабрьне ял көне итүне яклап тавыш бирүенә үзем дә гаҗәпләндем, — диде Миңнеханов. — Без моның халыкның кәефен белү өчен яхшы форма икәнлеген аңладык».

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентын сайлауда катнашу ихтималын кире какмады

Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Татарстан Президентын сайлауда катнашырга мөмкин.

«Мин үз-үземне президентлыкка кандидат итеп күрсәтә алмыйм, минем андый вәкаләтләрем юк. Әгәр минем кандидатурага тукталсалар, моның белән килешә яки баш тарта алам», — дип аңлатты Миңнеханов.

Хәзерге вакытта Президент вәкаләтләренең агымдагы срогында лаеклы эш күрсәтү турында уйларга кирәк, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. «Әле бу ел төгәлләнмәде, минем 9 ай вакытым бар. Калган вакытта нәтиҗәле эш күрсәтергә кирәк, аннары карабыз. Әгәр шундый мөмкинлек туа икән, сайлауда катнашу ихтималын кире какмыйм», — дип сүзен йомгаклады Татарстан Президенты.

Республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан «бердәмроссиялеләре»нең Миңнеханов кандидатурасын ТР Президенты вазифасына тәкъдим итәргә әзер икәнлекләре хакында хәбәр иткән иде инде.

Татар халкының үсеш стратегиясе әзер

Татар халкының үсеш стратегиясе әзер һәм Президент аның белән танышкан. Алдан планлаштырылган вакытта тәкъдим ителмәвенең сәбәбе халыктан бик күп теләк-тәкъдимнәр булу белән бәйле.

«Чынлыкта ул әзер, әмма аңа өстәмәләр кертеп, эшләп бетерергә кирәк. Без моның өчен экспертиза, белгечләр җәлеп итәбез. Тәкъдимнәр бик күп һәм алар төрле-төрле. Әлбәттә, ул бар кешене дә канәгатьләндермәячәк. Ул документ барлык „авырткан“ урыннарны, без хәл итәргә тиешле бурычларны колачларга тиеш. Бераз гына эшләп бетерәсе калды», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Болгар һәм Зөя — Минтимер Шәймиевнең иң мөһим казанышларының берсе

«Әлеге 7-8 ел эчендә гаять зур эш башкарылды, 2 объект ЮНЕСКО тарихи мирасы исемлегенә кертелде. Болгар һәм Зөя — Минтимер Шәймиевнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Хәзер ул Татарстаннан гына түгел, Россиянең барлык төбәкләреннән дә туристларны үзенә җәлеп итә», — дип искәртте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Болгардагы «Кол Гали» кунакханәсе популярлыгы ягыннан республика башкаласындагы кунак йортларын да уздыра. Күптән түгел «Туризм лидеры» бәйгесе экспертлары шундый фикергә килгән, алар «Кол Гали»не елның иң яхшы 5 йолдызлы кунакханәсе дип тапкан.

Рөстәм Миңнеханов чүпне термик эшкәртү заводы төзелешенә каршылар белән очрашачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, халыкара экспертиза алганнан соң, Осиновода калдыкларны термик зарарсызландыру заводы төзелешенә каршы чыгучы активистлар белән очрашырга әзер. «Без бит әлегә төзелеш буенча карар кабул итмәдек. Мин халыкара экспертиза булганнан соң, әлбәттә, очрашам. Очрашкач, нинди сораулар бар, дип сорыйм», — диде ул.

Миңнеханов әйтүенчә, әгәр барлык экологик нормалар үтәлсә, завод бернинди зыян китермәячәк. «Сез Мәскәүгә карагыз, алар чүп-чарны кая чыгарырга белми, полигоннар барысы да тулы, башка чишелеш юк. Бөтен дөнья бу юлны узды. Әйдәгез моңардан файдаланыйк, бу бары тик файдага гына булачак», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Президент булырга телисең икән, башта район башлыгы булып эшләргә кирәк

«Әгәр Президент буласаң килсә, район башлыгы мәктәбен узарга кирәк. Башлык тәҗрибәсе бик мөһим», — ди Татарстан Президенты.

Журналист муниципалитет башлыкларының вәкаләтләр аз, таләпләр зур дигән фикерләрен китергән иде. Президент моның белән килешмәвен әйтте.

«Биредә без кешеләр белән эшләмибез, без кул астындагылар белән эшлибез, ә башлыклар кешеләр белән эшли. Аларда җирлек бар, алар бөтен хәлне белә. Вәкаләтләр юк, дип ничек әйтергә була? Барлык вәкаләтләр дә бар», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк Татарстан Президенты Менделеевск районы җитәкчелеген юллардагы аварияләрне киметү юнәлешендә начар эшләгән өчен тәнкыйтьләгән иде. Ул Менделеевск районы башкарма комитеты башлыгына яңа эш эзләргә киңәш итте.

«Бу эш сиңа ошамый икән, эшләмә. Мине бит Президент булып эшләргә беркем дә мәҗбүр итми. Мин район башлыгы булып эшләдем, Президент Шәймиев миңа районны ышанып тапшырды, миңа эш бик ошады», — диде матбугат конференциясендә Миңнеханов.

Татарстанда газ эшкәртү заводы төзеләчәк

Татарстанда газ эшкәртү заводы барлыкка килергә мөмкин, аның буенча техник план әзерләнгән инде. Бүген Татарстанның кайбер ятмаларында майлы газ чыга. Аны чимал итеп сатмыйча, республика территориясендә газ заводы ярдәмендә эшкәртеп булачак. «Бу ил һәм аның халкы өчен файдалы булачак. Бу мәсьәлә буенча озак фикер алыштык һәм күп эш башкардык, шуңа күрә завод төзелеше килеп чыгарга мөмкин дигән ышаныч бар», — диде Президент.

Газ эшкәртү заводын төзү нәтиҗәсендә Россиянең ягулык-энергетика комплексы газны гына түгел, ә чималдан алынган әзер продукцияне дә сата башлаячак.

Рөстәм Миңнеханов ТАИФны тәнкыйтьләде

«Икенче мәсьәлә — ТАИФ компанияләр төркеме. Бездә аларга сораулар бар. Кайбер юнәлешләр буенча алар, катлаулы финанс хәленә сылтап, социаль проектларда катнашуны чикләделәр», — диде ТР Президенты.

Компанияләр төркеме сәясәтендәге үзгәрешләр җитәкчеләр буыны алмашынудан чыккандыр дигән фараз бар. ТАИФта яшь идарәчеләр барлыкка килде, аларга иҗтимагый әһәмиятле инициативаларда катнашуның мөһимлеген аңларга кирәк, дигән фикердә Миңнеханов.

«Яшьләр, кайда яшәсәң, шунда синең кешеләрең, шунда синең үсешең икәнлеген ахырга кадәр аңлый алмый. Шуңа күрә без акционерлар белән сабыр гына сөйләшәчәкбез һәм фикерләребезне җиткерербез», — дип планнары белән уртаклашты Рөстәм Миңнеханов.

«Шаян ТВ» журналистына: Сез киләчәк буын, без сезгә таянабыз

«Шаян ТВ» журналисты һәм алып баручысы, 13 яшьлек Илназ Абдрахманов очрашу вакытында Президентка бүләк тапшырды. Ул канал исеменнән Рөстәм Миңнехановка «Шаян ТВ» логотиплы плед, пазл, буягычлар, ручка, блокнот һәм магниттан җыелма бүләк итте.

«Шаян ТВ телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыкты. Бу проект сезнең өчен чыннан да шундый шәпме?» — дип сорады Илназ Абдрахманов.

«Чыннан да. Беренчедән, безнең милләткә, телгә, гореф-гадәтләргә бөтен караш балачактан килә. Безгә әти-әниләр, әбиләр нәрсә күрсәткән — без шуны хәзер дә хәтерлибез. Кызганыч, безнең хәзер авыл җирлегендә 25 процент кына халык яши, калганнар — шәһәрдә. Шәһәрдә ул гореф-гадәтләр юк. Аннан соң бөтен кеше русча сөйләшә, русча сөйләшүе җиңелрәк. Сезнең тапшыруларыгыз менә шушы гореф-гадәтләрне уеннар аша күрсәтергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә дә теләгебез шундый балалар каналы булдыру. Сез бит киләчәк буын, без бит сезгә таянабыз. Без олыгайгач, милләтебез юкка чыкмас, безнең гореф-гадәтләребез сакланыр дип сезгә өмет баглыйбыз. Киләчәктә сез дә бу эшне алып барырсыз дип уйлыйбыз», — дип җавап бирде Президент.

Авылларда эш урыннары булдыру зарур, әмма бу тиз генә хәл ителә ала торган мәсьәлә түгел

«Безнең ишегалды» программасы турында күп сөйләдек. Әмма ул беренче чиратта күбрәк шәһәрләргә кагыла. Әлеге программага охшаш чараларны авылларда да үткәрелү күздә тотылмыймы? Гомумән, сез авылның киләчәген ничек күз алдына китерәсез, аны яшәртү өчен нинди чаралар күрергә кирәк дип саныйсыз?» — дип сорады «Ватаным Татарстан» журналисты Зөһрә Садыйкова.

«Беренчедән, бу программалар шәһәрләр өчен генә түгел. Безнең авылларда, район үзәкләрендә күп эшләнә. Республикада хәл ителә торган программаларның күбесе авылга бәйле. Шул ук урта мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар, урамнардагы утлар, су — алар бит авылда да эшләнә. Проблемалар хәл ителгән — авылда мәктәбе, тегесе-монысы, юлы, газы бар, тик нәрсәседер җитеп бетми», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Минемчә, авылда яшьләрне саклар өчен, социаль мәсьәләләрне хәл итәргә генә түгел, әйбәт акча эшли торган урыннар кирәк. Без газ, ут, су кертеп кенә бу ситуацияне үзгәртә алмыйбыз. Әгәр дә кешенең һөнәре, шөгыле булса, бераз акча эшли башласа, ул беркая да китми, шәһәргә омтылмый. Әгәр анда эш урыны булмаса, киләчәктә үзенең перспективасын күрмәсә, ул эзләнә. Әллә нәрсә таба алмый инде ул килеп, монда бит бөтен җирдә кабинетларда начальниклар утыра, — дип шаяртты Президент. — Авылда аңа үзен күрсәтергә мөмкинлекләр зуррак. Шуңа күрә авылда шундый мөмкинлекләр бирергә кирәк -университетта укып бетергәчме шунда, ниндидер грантлар бирергә, торак белән ярдәм итәргә.

Ул мәсьәлә белән генә дә булмый. Эш урыннары булдырырга кирәк. Кешеләрнең шәһәрдәге кебек, акча эшләп, кирәк чакта шәһәргә, каядыр барырга мөмкинлекләре булырга тиеш».

Президент бөтен кешенең дә үз эшен ачарга, мәсәлән, фермер булырга мөмкин түгеллеген әйтте.

«Без бөтенебез дә бертөрле түгел. Фермер булу — үз өстеңә җаваплылык алу. Кемнәндер акча алыпмы, үз акчаңамы терлек алып нәрсәдер төзүгә бөтен кеше дә риза түгел. Күбесе кайдадыр эшләп кайтырга риза. Әгәр дә эш урыны булса, ул беркая да китми. Без барыбыз да фермер була алмыйбыз. Аның өчен бик тырыш булырга, ул эшне яратырга кирәк.

Без барыбыз да шулай. Сез журналист, мин журналист була алмыйм бит. Кемгә нәрсә язган. Шуңа күрә без бөтен төрле кешеләргә дә ниндидер юлын табарга, шартлар тудырырга тиеш.

Без эшмәкәрләргә ниндидер эш урыннары оештыру, технопарклар, индустриаль парклар аша төрле юлларын эзлибез. Ул тиз генә хәл ителә торган нәрсәләр түгел. Шәһәрдә яшәр өчен шартлар уңайрак. Минем уемча, киләчәктә бу тормышка ашачак», — диде Президент.

intertat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*