tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең Халыклар Дуслыгы йортында татарча чыршы бәйрәме узды
Удмуртиянең Халыклар Дуслыгы йортында татарча чыршы бәйрәме узды

Удмуртиянең Халыклар Дуслыгы йортында татарча чыршы бәйрәме узды

Бәйрәмнең артыгы булмый – чыршы тирәсендә бигрәк тә. Алар хәзер балалар бакчаларында, мәктәпләрдә уза. Удмуртиянең Халыклар дуслыгы йортында татар балаларын аерым да җыялар. Аларны инде татар Кыш бабае тәбрикли. Аңа кадәр балалар янына кул пычкысы белән Убырлы карчык чыгып, чүгәләп чыршыны кисәргә тырышып көлдерде. Ул һәрвакыттагыча бәйрәмне бозарга тырышучы тискәре герой.

Милли-мәдәни мохтарият Ижауга Казаннан артистларны дәшә. Балалар да бөтен республикадан чакырулы: Каракүл районы, Воткинск шәһәреннән килгәннәр, тик ерак татар авылларыннан гына транспорт таба алмау сәбәпле, юлга чыга алмаганнар. Наилә Гайсина оныгы Мәрьям белән, милли оешмага рәхмәтен белдерә.

“Уздыруның кыенлыгы юк, туган телебезне белүче, өйрәнүче балалар саны гына кимемәсен,”- диләр милли оешма активистлары. Һәр баланы бәйрәм күчтәнәче көтә – быел ул яктан матди чыгымнарны Равил Шәрифуллин үз өстенә алды, кечкенә кызы Алияне дә тамашага алып килгән иде. Удмуртиядә йөздән артык милләт вәкилләре яшәп, балалар өчен чыршы бәйрәмен татар оешмасы гына шулай республика күләмендә уздыра.

Кемдер шулай җырлап, кемдер шигырь сөйләп, Кыш бабай кулыннан күчтәнәч алды. Кар кызы ( Ландыш Баһави – Әгъләмова): “ Безне бигрәк тә Ижауда балаларның татар аңлаулары, сөйләшүләре куандырды. Чит төбәктә туган телебезне өйрәнүләрен белеп, шаккаттык. Бәйрәмне алып бару да җиңел булды,”- дип сөйләде.

Фәнзилә Салихова

Удмуртия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*