tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов «Рамазан чатыры»нда Мәскәү мөселманнары белән ифтарда булды
Рөстәм Миңнеханов «Рамазан чатыры»нда Мәскәү мөселманнары белән ифтарда булды

Рөстәм Миңнеханов «Рамазан чатыры»нда Мәскәү мөселманнары белән ифтарда булды

Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме алдыннан Мәскәүнең «Рамазан чатыры»нда оештырылган ифтарда катнашты. Чатыр, традиция буенча, Тәүбә тавындагы Мемориаль мәчет янында оештырылган.

«Бүген иң зур рәхмәт сүзләрен мин бу изге Рамазан аенда безнең белән бергә булган барлык кунакларыбызга әйтергә телим. Безнең ил барлык авырлыкларны җиңсен,ә без бердәм булырбыз», – диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан үсешенә аерым өлеш керткән башкаланың мәдәният һәм дин әһелләрен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләде.

Тантаналы кичәдә шулай ук РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәйх Равил хәзрәт Гайнетдин, РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

«Татарстан киче» «Рамазан чатыры» мәдәни-хәйрия акциясе кысаларында ел саен башкаланың дини һәм иҗтимагый оешмалары һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштерә. Традицион рәвештә чарага Татарстан һәм Башкортстаннан кунаклар, шулай ук ислам дөньясы илләре илчеләре килә.

«Рамазан чатыры» мәдәни-агарту проекты булып тора. Аны ел саен Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия башкаласы Хөкүмәте үткәрә.

Фото: dumrt.ru

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*