tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев  “Тынычлык Розасы” алтын медале белән бүләкләнде
Васил Шәйхразыев  “Тынычлык Розасы” алтын медале белән бүләкләнде

Васил Шәйхразыев  “Тынычлык Розасы” алтын медале белән бүләкләнде

19 апрель көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев “Золотое руно нации” номинациясендә “Тынычлык Розасы” алтын медале белән бүләкләнде. Милли Шура рәисенә бүләк Татарстанны Россиянең модельле үсеш алган регионына әйләндерүгә, аның брендын, дөньякүләм координаталар системасында урынын танытуга һәм Планета татарларын уртак берләштерү идеясе тирәсендә туплауга, шулай ук тынычлык һәм иминлек хакына гуманизм, толерантлык, этноконфессиональ татулык, халыклар, мәдәниятләр һәм цивилизацияләр арасындагы диалогны тормышка ашыруга керткән өлеше өчен бирелде.

«Тынычлык розасы» алтын медален Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты, академик Энгель Таһиров тапшырды.

“Тынычлык Розасы” бүләге 2000 елда Халыкара “Европа-Азия” Гуманитар академиясенең һәм тынычлык институты (ЮНЕСКО) уртак карары белән гамәлгә куелган. Россиянең һәм чит илләрнең танылган сәясәтчеләренә, дәүләт башлыкларына, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә, фәнни-мәгариф үзәкләре (университетлар), халыкара, иҗтимагый бөтендөнья иҗади, гуманитар оешмалар җитәкчеләренә, икътисад, фән, мәгариф, мәдәният, сәнгать, спорт үсешенә зур өлеш керткән, шулай ук социаль практикага демократия, прогресс, тынычлык, толерантлык, динара татулык һәм цивилизацияләр диалогын кертүгә зур өлеш керткән шәхесләргә бирелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*